Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест” халыкара акциясе

Тәтеш муниципаль районында 17 мәйданчык эшләячәк.

(Тәтеш, 2 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Хәтер һәм дан елында “Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест” халыкара акциясе узачак. Киң күләмле чара 2020 елның 3 декабрендә - Россиядә Билгесез солдат көне булачак.

Тест Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламентының “Зур тарих” проекты кысаларында оештырылды.

Катнашучыларга хәрби хәрәкәтләрнең, тылдагы һәм оккупациядәге тормышның, Европаны азат итүнең мөһим вакыйгаларын колачлаган 30 сорауга җавап бирергә тәкъдим итәчәкләр. Биремнәр Россия Оборона министрлыгы Хәрби университетының профессор-педагогик составы белән әзерләнгән.

 Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрне җирле вакыт белән 11.00 сәгатьтә эшли башлаячак махсус мәйданчыкларда тикшереп булачак.

Мәйданчыкларның эше эпидемиологиягә каршы чараларны исәпкә алып оештырылачак.

Тәтеш муниципаль районында 17 мәйданчык эшләячәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев