Бөек Ватан сугышындагы хәлиткеч бәрелеш
Россиядә 2 февральдә ел саен Сугышчан дан көне – Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә.
(Тәтеш, 2 февраль, “Тәтеш таңнары”, Лина Тихонова, фото Мадина Ибатуллина). Совет һәм фашист гаскәрләренең каршылыгы 1942 елның 17 июленнән алып 1943 елның 2 февраленә кадәр, ике йөз көн һәм төн дәвам иткән. Сталинградны фашистлардан саклауда Мамай курганы оборонасы зур әһәмияткә ия: шәһәрне фашистлардан саклау вакытыннан алып барган әлеге стратегик участок өчен көрәш 135 көн дәвам иткән.
Сталинград янында дошманның җиңелүе белән Бөек Ватан сугышында хәлиткеч борылышлар башланган да инде, ул Гитлер Германиясен тар-мар итү белән тәмамланган. Идел янындагы әлеге бөек җиңүне яулап алу бәрелешендә безнең якташларның-Ватанны саклучыларның да өлеше бар.
Ни аяныч, хәзерге вакытта бу бәрелешләрнең шаһитлары исән түгел инде, әмма аларның кайберләренең истәлекләре сакланып калган.
Бөек Ватан сугышында катнашкан Степан Васильевич Алексеев Чуаш Чагылдымы авылында туган. Сталинград сугышы турында оныкларына күз яшьләре аралаш сөйләгән: “Һөҗүм башланыр алдыннан командирлар үлемгә чаклы торырга боердылар. Без “Ура!” кычкырып, янәшәбездә егылып калган сугышчыларга да борылып карамыйча, алга йөгердек. Бервакытны аяк астыннан җир убылгандай тоела башлады. Башымны һавага күтәреп карадым, ә аннары яраланган килеш егылдым. Яу кырында ятып калдым. Госпитальгә эләктем”.
Клавдия Ивановна Софонова (Гарева) Ямбакты авылында туган. Сугыш башланыр алдыннан Гаревлар гаиләсе Тумак поселогына, Сталинград янына, аннары Сталинградка күченгәннәр. Озак та үтми Бөек Ватан сугышы башланган. Клавдия Софонова аны башыннан ахырына кадәр узып, төрле шәһәрләрдә һәм илләрдә булса да, күбесенчә нәкъ тә Сталинград сугышын хәтерли: “Мин бригадада хисапчы булып эшләдем, 1942 елның 23 августында эштә идем. Һәм кинәт һавада очкычлар пәйда булды: Доннан Сталинградка төркеме белән туктаусыз өч һәм аннан да күбрәк немец самолетлары очты. Алар шәһәргә якынаеп, бомбалар ташлый башладылар. Йорт чаклы гаять зур чокырлар барлыкка килде. Теплоходлар кисәкләргә шартлады. Кешеләр бомбалардан качу өчен пристаньда өннәр казыдылар. Минем әнием белән кече энем Алексей да бомбага эләкте. Ике сәгать эчендә шәһәр юкка чыкты”.
Красная Поляна авылында туып-үскән Александр Павлович Яшуков армиягә 1940 елда алына, пулеметчы Киев янында сугышкан, анда каты контузия алган. Дәваланган, иң куркынычы артта калды дип уйлаган, әмма алда аны Сталинград бәрелеше көткән. Ул болай дип сөйләгән: “Немецлар данлыклы трактор заводын алырга тырыштылар, безнекеләр арасында да зур югалтулар булды. Дошман җирнең һәр метрына атты, хәтта башны да күтәрергә ярамый иде. Синең пулемет ноктаңны күрсәләр – бетте, барлык миналар да сиңа төбәләчәк”.
Тәтеш шәһәрендә туып-үскән, Дан орденының тулы кавалеры Петр Иванович Малкин үзенең автобиографиясендә болай язган: “Сталинград янында сугышканда без гомеребезне дә аямыйча сугышырга ант бирдек. Ничек кенә авыр булмасын, без әлеге антны үтәдек – фашистларны камап алдык һәм тар-мар иттек”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев