Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Белү зарур

Баланы тәрбияләү буенча отпускны гадәттә яңа туган сабыйның әнисе алуын без барыбыз да белә. Шулай да, РФ Хезмәт Кодексы баланы тәрбияләү буенча отпускны шулай ук сабыйның әтисе, әбисе, бабасы, башка туганнары яки тәрбиягә алучысы, сабыйны карауны фактта тормышка ашыручы тулысынча яки өлешчә файдалана алуын белдерә.

 (Тәтеш, 23 июнь, “Тәтеш таңнары, Галина Таҗетдинова фотосы). Баланы тәрбияләү буенча отпускны гадәттә яңа туган сабыйның әнисе алуын без барыбыз да белә. Шулай да, РФ Хезмәт Кодексы баланы тәрбияләү буенча отпускны шулай ук сабыйның әтисе, әбисе, бабасы, башка туганнары яки тәрбиягә алучысы, сабыйны карауны фактта тормышка ашыручы тулысынча яки өлешчә файдалана алуын белдерә.

Хатын-кызның яисә югарыда күрсәтелгән затларның гаризасы буенча, бала тәрбияләү отпускасында булган вакытта алар тулы булмаган хезмәт вакыты яки дәүләт социаль иминияте нигезендә пособие алуга хокукны саклап, өйдә эшләү шарты белән хезмәт куя ала. Күрсәтелгән отпуск вакытында дәүләт социаль иминияте буенча түләүләр тәртибе һәм вакыты федераль канун тарафыннан билгеләнә. РФ Хезмәт Кодексының 256нчы маддәсендә бала тәрбияләү буенча отпуск вакытында хезмәткәрнең эш урыны (вазифасы) саклануы каралган.

Истә тотарга кирәк, РФ Хезмәт Кодексы нигезендә бала тәрбияләү буенча отпуск гомуми һәм өзек­лексез хезмәт стажы, шулай ук белгечлек буенча хисаплана (вакытыннан алда картлык буенча иминият пенсиясе билгеләү очракларыннан тыш). 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев