Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Белем бирү оешмаларында коррупциягә бәйле мөрәҗәгатьләр өч тапкыр кимегән

2019 елның 25 июленә коррупция турында 33 мөрәҗәгать килеп ирешкән.

(Казан, 26 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның белем бирү оешмаларында коррупция турында мөрәҗәгатьләр өч тапкыр кимегән. Бу хакта бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Рәмис Мөҗипов сөйләде.

Ул 2019 елның беренче яртыеллыгында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру программасы үтәлеше турында чыгыш ясады. 2018 елның 1 августына коррупция белән бәйле 100 мөрәҗәгать теркәлгән булса, 2019 елның 25 июленә 33 мөрәҗәгать кабул ителгән.

Быел акча җыю белән бәйле 28, дәреслекләр һәм эш дәфтәрләренә акча җыю белән бәйле 1, түләүле хезмәтләр күрсәтүгә килешү төзүгә мәҗбүриләү белән бәйле 4 мөрәҗәгать килгән.

2018 елда коррупция белән бәйле барлыгы 200 мөрәҗәгать теркәлгән.

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/26/190483/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев