Бер-береңә ярдәм итү күркәм гамәл
Авыл җирлекләрендәге мәдәният һәм бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр җирлектәге территорияләрне чисталыкта, тәртиптә тоту өчен үзләреннән зур өлеш кертә.
(Тәтеш, 7 август, "Тәтеш таңнары", Сиринә Сәйфетдинова). Авыл җирлекләрендәге мәдәният һәм бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр җирлектәге территорияләрне чисталыкта, тәртиптә тоту өчен үзләреннән зур өлеш кертә.
“Көннәр коры торганда без Бакырчы җирлегендә хезмәттә әле, – диделәр Кызыл Тарханнан мәдәният хезмәткәрләре Гүзәл Шәмсетдинова белән Минзифа Галиуллова. – Биредәге агачлыкны җыештырдык. Яңа мәдәният йортының тирә-ягын да бик матурлыйлар, ФАП тирәсен өлгертү эшләре бара. Бөтен җирләре чиста, бик матур. Без дә ярдәм итәргә килдек”.
Озак та үтми әңгәмәгә Үтәмеш башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы хезмәткәрләре дә кушылды. “Бакырчыда чишмәгә төшү юлын бик караганнар. Бер сүз белән әйткәндә, искиткеч, зур хезмәт куелган. Авыл урамнары балкып тора, бөтен җирдә тәртип һәм пөхтәлек хөкем сөрә, тирә-яклары ялт иткән. Без дә өмәгә кушылып, үзебездән өлеш керттек”, – диделәр алар сөенешеп.
Бездән теләк шул: армый-талмый эшләгез. Бер-береңә ярдәм итү күркәм һәм игелекле гамәл.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев