Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер комбайн көненә уртача 70 тоннага кадәр ашлык суктыра

Тәтеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 2 августка 9666 гектар бөртекле һәм бөртек­ле-кузаклы культуралар суктырылган.

(Тәтеш, 3 август, «Тәтеш таңнары», Елена Калашникова фотосы).Гектардан 34,6 центнер уңдырышлылык белән 33438 тонна ашлык сугып алынган. Көзге бодай гектардан 35,1 центнер уңдырышлылык белән 32685 тонна сугып алынган.

Район аграрийлары шулай ук арпа һәм борчак суктыруга керештеләр.  

Район кырларында көн саен 83 ашлык урып-җыю комбайны эшли, алар тәүлегенә уртача 1600 гектарга кадәр уралар һәм тәүлеккә уртача 6 мең тоннага кадәр ашлык ­суктыралар.

Бер комбайн көненә уртача 70 тоннага кадәр ашлык суктыра, ә “Колос”, “Р. Г. Сафиуллова”, “Бакырчы” хуҗалыкларында бу күрсәткеч ике тапкырга артыграк – 150 – 160 тоннага кадәр. 

“Р. Г. Сафиуллова” агрофирмасы, “Колос”, “Новая заря” игенчеләре көзге бодай суктыруны төгәлләделәр,  “С. М. Казаков”, “Авангард” хуҗалыклары тәмамлау алдында. 

Районның кайбер авыл хуҗалыгы предприя­тиеләренә суктыру темп­ларын арттыру (җыеп алына торган мәйданнардан көнгә иң кимендә 4 процент) һәм югарыда әйтеп үтелгән агросәнәгать комплексы алдынгыларына тигезләшү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев