Бер секунд тормышны үзгәртергә мөмкин
15 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр Татарстанда Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне кысаларында чаралар уза.
(Тәтеш, 20 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятендә юл һәлакәтендә һәм аварияләрдә зыян күрүчеләрне искә алу, шулай ук юл хәрәкәте иминлеге проблемаларына игътибарны җәлеп итү максатында оештырылган агарту акциясе узды.
– 2021 елның 10 аенда Татарстанда 2933 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 251 кеше һәлак булды һәм 3618 кеше яраланды, – дип хәбәр итте “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова. – Татарстанда 16 яшькә кадәр балалар катнашында 389 авария теркәлде. Аларда 11 бала һәлак булды һәм 418 кеше җәрәхәтләр алды.
Аның сүзләренә караганда, юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре – тизлекне арттыру, исерткеч эчемлекләр куллану һәм башкалар.
– Тәтеш районында быел дүрт юл-транспорт һәлакәте теркәлде, бер кеше һәлак булды, биш кеше яраланды, – дип белдерде район дәүләт автоинспекциясенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы Сергей Волков.
Зур экранда “Сине үзгәрткән көн” профилактик фильмы күрсәтелде. Куркыныч һәлакәтләрнең күренешләрен һәм
аварияләрдә гаепле кешеләрнең хикәяләрен тетрәнмичә карау мөмкин түгел иде. Хөкем ителүчеләр – фильмда катнашучылар гаебе белән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында, кешеләр һәлак булган.
Тәтеш автомәктәбе начальнигы Александр Колсанов, Тәтеш үзәк район хастаханәсе табиб-травматологы Азат Садыйков студентларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүнең еш кына фаҗигале нәтиҗәләргә китерүен искәртте.
Белгечләр яшь кешеләрне юлларда куркынычсызлык мәсьәләләренә җитди карарга, җаваплы җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр булырга чакырды.
– Мондый очрашулар балалар өчен бик файдалы, алар, әлбәттә, барлык кагыйдәләр турында хәбәрдар, тик шулай да, тагын бер кат искә төшерү бер дә артык түгел. Бүген тәкъдим ителгән фильм, яшь кешеләрне тагын бер тапкыр кеше гомере турында уйланырга мәҗбүр итте, – дип очрашуга нәтиҗә ясады гражданнарны яклау көллияте директорының тәрбия эше буенча урынбасары Елена Никонорова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев