Бердәмләшеп саф һавада
Быелгы җәйнең соңгы ае Питомник поселогында яшәүче балалар өчен вакыйгаларга бай булды.
(Тәтеш, 5 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Руслан Багиров). Авыл клубы мөдире Зоя Драгунова инициативасы буенча, яшь буын Бал һәм Алма Спасын, РФ Дәүләт әләме көнен күңелле, танып белүле итеп үткәрде. Алар спорт ярышларында, интеллектуаль викториналарда катнашты, бәйрәм хакында файдалы һәм кызыклы күп мәгълүматлар белде. Ул, матур гадәт буенча, саф һавада бердәмләшеп чәй эчү белән тәмамланды.
“Мондый чараларда балалар һәрвакытта шатланып катнаша, җәен каникулда поселоктагы туганнарына кунакка кайткан балалар да аларга кушыла”, – дип уртаклашты Зоя Александровна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев