Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беренче апрельдән пенсияләр артты

Татарстан республикасы буенча Социаль фонд бүлеге дәүләт тәэмин итүе буенча пенсияләрне һәм социаль пенсияләрне узган елда пенсионерның яшәү минимумы артуга карап 7,5 процентка индексацияләде.

— 80 меңнән артык татарстанлының пенсиясе күтәрелде. Күпчелек пенсионерларга алар инвалидлык һәм туендыручысын югалту сәбәпле түләнә, шулай ук иминият пенсиясен билгеләү өчен җитәрлек дәрәҗәдә расланган стажы булмаганнарга, — дип хәбәр итте РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова. — Социаль пенсияләр белән бергә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның; «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе, «Камалышта калган Севастопольдә яшәүче» билгесе яки «Камалышта булган Сталинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән гражданнарның; хәрби хезмәткә чакыру буенча хәрби хезмәт үткән хәрбиләр һәм аларның хезмәткә яраксыз гаилә әгъзаларының; радиация йогынтысына дучар булган гражданнар һәм аларның хезмәткә яраксыз гаилә әгъзаларының; космонавтлар һәм очучы-сынаучыларның һәм кайбер башка гражданнарның пенсияләре дә индексацияләнәчәк. Индексациядән соң социаль пенсиянең уртача күләме 12,6 мең сумга кадәр артачак. Индексацияләнгән түләүләр пенсионерларга апрель аенда гадәти тапшыру графигы буенча киләчәк. Безнең районда апрель индексациясе 563 социаль пенсия һәм дәүләт пенсия тәэмин итүе буенча пенсия алучыга кагылды. Өстәмәнең уртача күләме 893,43 сум тәшкил итә.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сфр