Бергәләп килгәннәр дә прививка ясатканнар
Тәтеш районының торак пунктлардагы ФАП хезмәткәрләре пандемия вакытында коронавирус таралуга юл куймас өчен аңлату эшләре алып баралар, Роспотребнадзорның эпидемиологиягә каршы барлык таләпләрен үтиләр.
(Тәтеш, 5 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина, Олтьга Кондратьева фотосы). Льяш авылы бүгенге көндә Тәтеш районындагы эпидемиология торышы имин дип әйтергә мөмкин булган торак пунктларның берсе. Моның кем ярдәмендә шулай булуы хакында без Льяш авылының фельдшер-акушерлык пункты мөдире Лилия Седугинадан белдек.
– Бездә вакциналаштыру күрсәткече югары, – дип җавап бирде тәҗрибәле фельдшер. – Тиздән коронавирустан прививканы барысы да ясатыр дип ышанам.
Лилия Георгиевна матур табигатьле Ямбакты авылында туа. Сәхнәдә җырларга, биергә оста булган киң күңелле кызны клуб мөдире Валентина Капитова үзенең эшен дәвам итүче итеп күрә һәм мәдәният хезмәткәре белгечлеге алырга үгетли. Әнисе кызының шәфкать туташы булуы турында хыялланган була. Кыз 1991 елда медицина училищесын тәмамлаганнан соң, Льяш ФАПында эшли башлый.
Лилия Георгиевнаның тормышында үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегендә эшләгән вакытлары да була, ул коллектив турында ихтирам һәм рәхмәт сүзләре белән искә ала, әмма шулай да күңеле авылга тартыла, һәм ул ФАПка кайта.
– Үземнең шушы юлны сайлавыма үкенмим. Монда барысы да минеке. Миңа җирем, кырларым, авылым ошый. Мин монда тудым, монда үстем, монда яшим, монда минем язмышым. Боларның барысы да минеке, – ди шәфкать туташы. – Дөньяда пандемия башлангач, без, медицина хезмәткәрләре, кешеләрнең сәламәтлеге һәм гомере өчен безгә бик зур җаваплылык булуына әзер идек. Бу афәттән – коронавирустан нәрсә ярдәм итә ала соң? Әлбәттә, прививка гына. Барлык авырулар – кызамык, холера, чуманы үз вакытында прививка ярдәмендә җиңеп чыкканнар. Мондый чараларга барысы да тыныч, аңлап караганнар. Ә бүгенге көндә табиб фикеренә түгел, ә Интернет аңлатмаларына ышануны өстен күрүче кешеләр дә табыла. Вакцина ясатуның нәтиҗәсе, “күз алдында”. Прививканы бик күп кеше ясатканлыктан, безнең авылда авыру очраклары юк.
Фельдшер әйтүенчә, льяшлеләрнең берникадәре вакцинаны баштан ясатырга теләмәгән. Әңгәмә уздырган, инфекциянең нәтиҗәләре турында сөйләгән, аңлаткан, дәлилләр китергән... Нәтиҗәдә, бергәләшеп килгәннәр дә прививка ясатканнар.
– Үзеңнең сәламәтлегеңне, безнең белән янәшәдә яшәүчеләрнең, эшләүчеләрнең, безнең белән аралашучыларның барысының да сәламәтлеген саклар өчен, элеккечә үк ераклыкны үтәргә, медицина битлеге кияргә, йогышсызландыра торган әйберләрдән файдаланырга, кулларны еш эшкәртергә кирәк, – ди Лилия Седугина сакчыллык чараларын һәм шәхси гигиенаны үтәргә өндәп. – Вакцина ясатканнан соң да сак булырга кирәк. Тулы кыйммәтле иммунитет 3-4 атна узгач барлыкка килә, шуңа күрә вакцинациядән соң шушы вакыт эчендә коронавирус йоктырмас өчен барлык саклык чараларын үтәү зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев