Реклама
Җәмгыять
“Без беренче карлыгачлар идек”
Редакциябезгә Зур Әтрәч мәктәбе укытучысы Гүзәлия Гафиятуллинадан матур эчтәлектәге хат килде.
(Тәтеш, 6 май, “Тәтеш таңнары”, Дания Халимова, фотоны Гүзәлия Гафиятуллина тәкъдим итте).
– “Тәтеш таңнары”ның бер битен дә калдырмыйча укып барам. “Үткәннәрдә – тарих” сәхифәсендә элекке педагогика училищесы укытучылары турында язылганнарны аеруча да кызыксынып укыдым. Чөнки мин үзем дә 90 – 92 нче елларда педагогика училищесы студенты идем, – дип яза Гүзәлия Нурулла кызы. – Без ул чакта педагогларыбызның биографияләрен белми идек бит инде. Күбесе илебезнең төрле төбәкләреннән килеп, Тәтештә төпләнеп калган булганнар. Горурланып та куйдым әле. Бигрәк гыйлемле укытучылардан белем алдык дип.
Менә мин дә үземне укыткан педагогым Фалих Гарипович турында язарга булдым әле. Без тәүге татар төркеменең беренче карлыгачлары идек бит, ул безнең җитәкчебез иде. Үтәмештән Миләүшә Әхмәдуллина, Бидәңгедән Әлфия Минкина, Бакырчыдан Әлфия Салихова, Тормыдан Кәүсәрия Хөснетдинова, Миләүшә Гатауллина, Тәтешнең 1 нче мәктәбендә озак еллар татар теле укытучылары булып эшләүче Әтрәч кызлары Рузилә Хәмидуллина белән Гүзәлия Исмәгыйлева – барыбыз да сайлаган һөнәребезгә тугры калдык. Бүгенге көндә дә мөгаллимәләр булып эшләвебезне дәвам итәбез. Данлыклы педучилищеда без Апас, Әлки, Буа, Чүпрәле, Балык Бистәсе, Кама Тамагы, Каратун, хәтта Киргизиядән кайткан кызлар белән бергә укыдык. Апас “Йолдыз”ының баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева да безнең төркемдәш.
Укытучы Тәнзилә Хәбировна Фазлыева татар телен беренчеләрдән булып укытты. Безгә шулай ук педагоглар Мәрьям Юнысовна Дубровская (мәрхүмә инде), Дания Искәндәровна Җиһаншина да белем бирде. Мөгаллимә Сәлимә Сәлаховна Арсланова татар теле дәресләрен шулхәтле мавыктыргыч итеп үткәрде, аның дәресләрен һәрчак көтеп ала идек. Тәтештәге 2 нче урта мәктәп укытучысы Сария Хәнәфиевна Фәткуллинага педагогика практикасын үтәргә бара идек. Татар теле, туган тел дәресләрен аның җитәкчелегендә уздырдык. Ә инде Нурания Нурлыгаяновна белән Фалих Гарипович Гариповлар безнең төркемнең әти-әнисе кебек булдылар. Фалих Гарипович әтиләрчә кайгырту белән кайгыртты. Таләпчән, азрак кырыс, шул ук вакытта күңелебезне аңлый белә торган мөгаллим иде ул. Иде дим, чөнки алар күптәннән лаеклы ялда. Нурания апа безнең белән концертлар, театрлар оештырып, район авылларына алып чыгулар дисеңме, барысы да кичә генә булган кебек. Гәрчә, 30 ел үтсә дә. Тормыш сукмагының аерым бер борылышында үз канаты астына алган, төпле белем, тиешле тәрбия биргән, һөнәр иленә юл ярган педагоглар күңелдә олы хөрмәт уяталар һәм хәзер дә әле матур хатирәләр булып йөрәк түрендә сакланалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев