Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без Бисяркага рәхмәтле

Кояш кыздыра, күктә болытның әсәре дә юк.

(Тәтеш, 24 июль, "Тәтеш таңнары").  Якындагы Бисәр авылыннан алынган исем белән йөртелүче Бисярка елгасына йөгерәбез. Яки киресенчәме? Җәй башында елгага, каршы яктан, бульдозер килә һәм биек ярдан җирне эттерә. Елга зур түгел, шуңа күрә ярты көн эшләү дәверендә яхшы буа барлыкка килә. Су агып торсын өчен аңа зур тимер торба куялар. Бер көн эчендә ике буа су белән тула. Балалар өчен менә кайда ул җәннәт! Күпме телисең, шулкадәр коен. Җәен биредә йөзәргә, ә кышын тимер­аякта шуарга мөмкин. Безне шулай кайгыртканнары өчен өлкәннәргә рәхмәтле. Су янында иртәдән кичкә кадәр тавышлар тынып тормый. Әлеге кечерәк елга безне ул чакта йөзәргә өйрәтте. Мин һәрчакта Вовкадан көнләштем, ул барысыннан да яхшы йөзә иде. Суда аны беркем дә узып китә алмады. Ә инде буада куалаш уйнасак, аның артыннан өчәүләп, кайчакларда бишәүләп куа идек. Һәм аны тирәләп алабыз. Ә ул су астына чума да күздән югала. Көтәбез, көтәбез, ә ул юк та юк. Аның өчен хәтта курка башлыйбыз. Вова, чык, алайса батасың, аннары безгә эләгәчәк, дип кычкырабыз. Ә ул бөтенләй дә көтелмәгән урыннан калкып чыга, сулыш ала, бездән көлә. Әнә сез ничәү, бер мине тота алмыйсыз. Вов­ка үсеп буй җитте, еракка, ­Нарьян-Марга китте. Елганы сагынгандыр мөгаен, ә бәлки елга аны юксынадыр. Картлык көнендә туган якларга кайтуы яхшы. Балачакта һәркайсыбызның үз елгасы була, зурмы яки кечкенәме, без аннары гомер буе аны хәтерлибез.

Без Бисяркага рәхмәтле, аңарда йөзәргә өйрәндек. Күпләр диңгезче булып хезмәт итте. Йөзә белмәсәң, нинди диңгезче инде ул? Безнең кайберләребезгә елга һөнәр сайларга ярдәм итте. Күршем һәм сыйныфташым Геннадий Ярандаев (мәрхүм инде) Горький шәһәрендә (Түбән Новгород) еракка йөзә торган капитан булырга укыды. Ул Идел буйлап суднолар йөртте, аннары Кама портында җитәкче булып эшләде. Анатолий Канашов Төньяк флотта диңгезче булып хезмәт итте. Владимир Адайкинны диңгезче киеменнән күрдем дип сөйли, ул чакта тегесе отпускта булган һәм аның да шулай ук флотта буласы килгән. Башка бер сыйныфташым Владимир Александров өч ел буе “Варяг” крейсерында – Тын океан флоты флагманында хезмәт итте. Миңа шулай ук бәхет елмайды, Владивос­ток янындагы Рус утравында мат­рос буларак узган өч елымны сагынып искә алам. Чөнки хәрби хезмәт малайлардан ир-егетләр тәрбияли, холыкны чыныктыра.
Анатолий Адайкин 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев