Реклама
Җәмгыять
Безнең республиканың һәм районның киләчәге өчен тавыш бирделәр
Районда Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләр депутатларын сайлау булды.
(Тәтеш, 15 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Бердәм тавыш бирү көнендә Тәтештәге район мәдәният йортындагы сайлау участогында беренчеләрдән булып тавыш бирде. “Татарстан өчен бүген бик мөһим көн. Сайлауларда катнашу һәр сайлаучының бурычы, дип саныйм”, – диде Рәмис Хатыйп улы.
Шәһәрлеләр сайлауда тавыш бирде
Тәтешле Татьяна Дубровина якшәмбе көнне Маяковский сайлау участогына беренче булып килде, шуңа күрә ул “Авангард” гәҗитеннән бүләк алды һәм моңа ихластан сөенде. “Үзебезнең туган якны бик яратабыз һәм аның чәчәк атуы өчен тавыш бирәбез, ул тагын да яхшырсын һәм матурлансын иде. Шушы араларда безгә Казаннан туганнар кайтты, без алар белән бергәләп йөрергә чыгабыз, Тәтешнең истәлекле матур урыннарын күрсәтәбез. Алар һәр кайткан саен тирә-якның гүзәлрәк була баруын билгеләп үтәләр, ә без аның белән горурланабыз һәм үзебезнең уңайлы шәһәребез өчен сөенәбез. Ул алга таба да яхшырсын һәм алга китсен иде”, – дигән теләген белдерде хатын-кыз.
Сугыш елларының Ленинград камалышындагы михнәтләрен кичергән Зинаида Бибина Тәтешнең үзәк район хастаханәсендәге сайлау участогында тавыш бирде. “Тынычлык өчен, сугышлар беркайчан да булмасын өчен тавыш бирәм, югыйсә мин ул чакларда кызчык кына булсам да, без кичергән кайгы-хәсрәтне һәм интегүләрне мәңге онытырлык түгел, – дип уртаклашты Зинаида Харитоновна. – Шул елларда минем сәламәтлегем какшап калды, һәм 83 яшькә кадә җитәрмен дип күз алдына да китермәгән идем. Озак яшәвем хезмәтне яратудандыр, мөгаен, бер генә көн дә эшсез утырмыйм, яшелчә бакчасында эшләргә яратам. Тормышым җитеш, пенсия җитә, балалар килеп йөри, һәр тыныч көнгә сөенәм”.
Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлек начальнигы урынбасары Олег Мазюкин район мәдәният йортында тавыш бирде. “Тәтеш районындагы сайлаучыларга яңа коронавирус инфекциясеннән иминлекне булдыру өчен, сайлау участокларында барлык таләпләр үтәлде”, – дип ассызыклады Олег Алексеевич.
Эльза Әмирова, хезмәт ветераны: “Мин бер генә сайлауны да калдырмадым, – дип раслый Эльза Зәки кызы. – Халык безнең республика һәм район хакына хезмәт куячак лаеклы кешеләрне сайлар, дип ышанам. Мин озын гомер юлы үткән һәм күпне кичергән кеше, вакытында төрлесе булды, шулай да тормыш яхшыра баруына инанам, республика белән горурланам”. Теләге булучылар сайлау участокларында прививка ясатты. “Бик уңайлы, поликлиникага барып торырга кирәкми”, – дип уртаклашты безнең белән район мәдәният йортында тавыш биргән урта яшьләрдәге тәтешле.
Тәтештәге 2нче урта мәктәптәге сайлау участогына 13 сентябрьдә беренче булып килгән кешене шулай ук “Авангард” гәҗитеннән бүләк көтте. Аңа шәһәрле Татьяна Краснова ия булды. “Сайлауга һәрчак йөрим. Авылга кайтырга җыенганлыктан, иртәрәк килдем. Бүләк көтелмәгәнчәрәк булды һәм сөендерде”, – диде ул. Участокта сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр тавыш бирсен өчен кабинка урнаштырылган иде. Сүз уңаеннан, әлеге участокның сайлау комиссиясе әгъзасы Алексей Лабутинга Бердәм тавыш бирү көнендә 38 яшь тулды.
Козловлар гаиләсенә бергә җыелу сирәк эләгә: гаилә башлыгы Алексей урып-җыю эшләре белән мәшгуль. Шулай да, алар район мәдәният йортындагы сайлау участогына Татарстан һәм Тәтеш районының киләчәге өчен тавыш бирергә тулы составта килде. “Без балаларыбызның киләчәге өчен тавыш бирәбез. Татарстан бүгенге көндә – иң уңышлы һәм чәчәк атучы республиканың берсе”, – дип билгеләп үтте яшь ана Ирина Козлова.
Тәтешле, пара-стендка ату буенча күп ярышларда җиңгән Александр Сахарнов якшәмбе көнне сайлауга беренчеләрдән булып килде. “Татарстандагы һәм районыбыздагы уңай үзгәрешләр шатландыра, алар алга таба да чәчәк атар дип өметләнәм”, – диде Александр.
Авыл кешеләре коллективлары белән дә тавыш бирде
Киртәле авылы мәдәният йортының “Лаймоне” мордва ансамбленең иҗат коллективы сайлауларда үзенчәлекле итеп тавыш бирде. “Сайлауга без милли киемнәрдән килдек, – дип уртаклашты авыл кешесе Татьяна Абраконова. – Күп милләтле районыбызда тату, бердәм рәвештә яшәвебез белән горурланабыз. Сайлаулар быел республика программасы буенча капиталь ремонтланган мәдәният йортыбызда уза. Киләчәк өчен без үзебезнең коллектив белән тавыш бирәбез!”
Республика һәм район күләмендәге мәдәни чараларда катнашучы “Туслах” чуаш ансамбле җырчылары Олы Шәмәк авылы мәдәният йортына шулай ук милли киемнәрдән килде. “Сайлаулар – ул безнең киләчәгебез, ул балаларыбызның һәм оныкларның киләчәге, безнең җитешлек”, – дип саный ансамбльнең җырчысы Зинаида Кузнецова.
“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Зур Әтрәч бүлеге вәкилләре сайлау участогына матур милли киемнәрдән коллективлары белән килде. “Республикабызның чәчәк атуын һәм җир йөзендә тынычлык булуын телибез”, – диде Зөбәрҗәт Хәйруллина.
Кече Әтрәчтән Эльмира Сәетгәрәевага күптән түгел 18 яшь тулган һәм ул тормышында беренче тапкыр тавыш бирде. Сайлау участогында аңа, беренче тавыш бирүче буларак, кечерәк бүләк тапшырганнар.
Тәтеш районындагы мәдәният хезмәткәрләре сайлаучылар өчен матур җырлардан торган концерт программасы әзерләгән иде.
Елена Калашникова, Инга Сәфәрова, Галина Таҗетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев