Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Безнең солдатларга – ярдәм

Тәтеш районы башлыгы РФ Үзәк хәрби округы солдатларына шәхси акчасына 24 тонна гуманитар ярдәм җибәрде.

(Тәтеш, 13 июль, “Тәтеш таңнары”). 

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиул­лов РФ Үзәк хәрби округы солдатларына шәхси акчасына 24 тонна гуманитар ярдәм җибәрде. Рәмис Хатыйп улы аны билгеләнгән урынга кадәр, элеккечә үк, шәхсән үзе озата барды. Солдатлар азык-төлек һәм беренчел кирәк-яраклар алдылар, өстәвенә заказ буенча егетләр үзләре аларга нәрсә кирәклеген алдан ук әйткәннәр: болар җиләк-җимешләр, консервалар, гигиена әйберләре һәм башкалар.

– Бүгенге көндә илнең иминлеген һәм киләчәген саклаган солдатларга безнең ярдәм бик мөһим, – диде Рәмис Сафиуллов.  
Район башлыгы тарафыннан оештырылган гуманитар ярдәмнең бу инде дүртенче партиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев