Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Безнең йорт янында – яңа ел тылсымы

23 декабрьдә “Татмедиа” республика ­халкы арасында үзләренең йорт янын яңа елга иң яхшы бизәү конкурсын башлап җибәрә.

(Тәтеш, 30 декабрь, “Тәтеш таңнары”).

Конкурс 2023 елның 13 гыйнварына кадәр өч номинациядә: “Шәһәрдәге иң яхшы йорт яны”, “Район үзәгендәге иң яхшы йорт яны”, “Авыр җирлекләрендәге иң яхшы йорт яны” буенча үткәрелә. 

Катнашучыларга 2023 елның 4 гыйнварына кадәр үзләренең йорт яки подъездларын Яңа елга матур, үзенчәлекле итеп бизәргә кирәк. Оештыручылар хәбәр итүенчә, кар сурәтләрен, иллюминацияләрне, гирляндалар, декоратив сыннар һәм башкаларны файдаланырга мөмкин. Аннары фотосурәткә, видеога төшерергә һәм социаль челтәрдәге үз аккаунтыңа #аунасводвореТМ #татмедиа15 – хештегын күрсәтеп куярга кирәк. Фотоны avangard@tatmedia.com почтасына җибәрү зарур. 

Җиңүчеләр район һәм республика дәрәҗәсендә билгеләнә. Тәтеш районында тавыш бирү “Авангард Тетюши #своихнебросаем төркемендә, шулай ук “Тәтеш таңнары” сайтында узачак. 

2023 елның 5нән 8 гыйнварына кадәр иң матур йорт яны өчен тавыш бирергә мөмкин. 9 гыйнварда район этабында җиңүче билгеләнәчәк, ул конкурсның респуб­лика дәрәҗәсенә чыгачак.  

10нан 13 гыйнварга кадәр “Татмедиа” АҖ ресурсларында: tatar-inform.ru и tatar-inform.tatar сайтларында рес­публика этабында катнашучылар өчен тавыш бирергә мөмкин булачак. Җиңүчеләр 14 гыйнварда “Татмедиа” АҖ һәм “Татмедиа” АҖ массакүләм мәгълүмат чараларында игълан ителәчәк.  

Реклама

Йорт яннарын иң яхшы бизәү бәйгесендә республика этабында җиңүчеләргә “Татмедиа” АҖдан I, II һәм III дәрәҗәдәге дипломнар, шулай ук “Татмедиа” АҖ символикасы төшерелгән истәлекле сувенирлар тапшырылачак.

фотоны Мамшовлар - Тимаринынар (с. Монастырское) тәкъдим иттеләр

Подробнее: http://tetyushy.ru/contest/konkurs-na-lucsee-novogodnee-oformlenie-pridomovoi-territorii-a-u-nas-vo-dvore


Реклама АО ТАТМЕДИА

16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: видеоконкурс