Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең “Кар фантазияләре” фотоконкурсында өч җиңүче билгеләнде

Без әлеге предприятиеләр хезмәткәрләре белән аралаштык, алар безгә үзләренең хезмәт җимешләре турында сөйләделәр.

Без әлеге предприятиеләр хезмәт­кәр­ләре белән аралаштык, алар безгә үзләренең хезмәт җимешләре турында сөйләделәр.

Беренче урынны Илнур Гыймранов белән Адель Әхтәмов – Тәтеш юл ремонт-төзелеш участогы вәкилләре алды.

– Кар сыннарын без инде дүртенче ел рәттән икәү бергә ясыйбыз, һәм бу һәрвакыт ел символы, беренчесе Үгез иде, – дип уртаклашалар алар. – Кар сыннарын эшләү җиңел дип әйтмәс идем, бу балачакта ясаган Кар бабай гына түгел. Шулай эшли-эшли, ничек яхшырак ясарга кирәклеген азмы-күпме өйрәндек. Аҗдаһа дүрт метр озынлыкта булды, канатлары – ике метр ярым. Аны кара-яшел төскә,  ә тәнендәге тәңкәләрен карарак төскә буядык. Башын бик җентекләп ясадык. Берничә көн тырыштык, аҗдаһа бик яхшы килеп чыкты. Ләкин, кызганычка каршы, һава торышы ничек буласын алдан белеп булмый, безнең кар сыныбыз эреп бетте диярлек. Салкыннар башлангач, без яңадан эшкә тотындык һәм аны торгыздык. Безнең предприятие бинасы каршындагы кар сыны янына шулай ук Кар кызы белән Кыш бабай, чыршы сыннары да  урнаштырылган, Яңа ел композициясе килеп чыкты.

Олы Тормыда “Елмаю” балалар бакчасы хезмәткәрләре дә агымдагы ел символын ясаганнар.

– Балалар һәм өлкәннәр яраткан кышкы бәйрәмгә кар сыннары ясау – безнең өчен матур традиция, – дип раслыйлар алар. – Элек Кыш бабай белән Кар кызы ясый идек. Без тәрбияләнүчеләребез, әти-әниләребез һәм үтеп баручылар өчен әкият персонажлары эшлибез. Бу кәефне күтәрә. Безнең өчен  аҗдаһа сынын ясау җиңел булмады. Кар начар ябышты, без аңа су сиптек. Аҗдаһаны колер белән ачык яшел төскә, чәнечкеләрен, күкрәген һәм мөгезләрен саргылт төскә буядык. Ул безнең ачык һәм бик кызык килеп чыкты, чөнки безнең балалар бакчасы “Елмаю” дип атала. Агымдагы ел аҗдаһа кебек куркыныч һәм дәһшәтле булмас, ә бары тик шатлык, уңыш һәм бәхет кенә алып килер дип өметләнәбез. Безнең хезмәт район дәрәҗәсендә бәяләнде: авыл оешмалары арасында без өченче урын өчен акчалата бүләк алдык һәм әлеге сумма балаларыбызга уенчыклар сатып алуга тотылачак.

Кардан Чебурашка сыны булдыру өчен “Яңа гасыр” мәдәни-күңел ачу үзәгенең бөтен коллективы диярлек хезмәт куйган.

– Әлеге кар сынын булдыру идеясе безнең директорыбыз Александр Янышевта туды. Бик зур кар өеменнән мультфильм персонажы булдыру өчен, без биш сәгать эшләдек, – дип сөйлиләр мәдәни-күңел ачу үзәге хезмәткәрләре. – Без коңгырт төсле колер алдык, аны суга куштык.  Иң авыры колакларын ясау булды, алар гел егылып төште, әмма шулай да без аларны ныгыта алдык. Композициянең иң гади элементы апельсиннар булды. Узып баручы кешеләр туктап, Яңа ел бәйрәме алардан башка узмый торган Көньяк җиләк-җимеше бездә бик табигый килеп чыга, диделәр. Мондый фикер безгә көч һәм шатлык өстәде, шуңа күрә, салкынга карамастан, без композицияне бик яхшы кәеф белән эшләдек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев