«Безнең тирәдә фән» проекты эшләренең муниципаль конкурсы узды
Конкурста Тәтеш районы мәктәпләренең 1 – 11нче сыйныф укучылары катнашты.
«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты, «Иң яхшысы балаларга» проекты кысаларында 2026 елның 6 февралендә Нармонка урта мәктәбе базасында мәктәп укучыларының проект эшләре конкурсы узды.
Чараның максаты – педагогларның һөнәри үсешенә этәргеч ясау, фәнне киң җәелдерү һәм укучыларның игътибарын табигый фәннәргә җәлеп итү.
Конкурста Тәтеш районы мәктәпләренең 1 – 11нче сыйныф укучылары катнашты:
Тәтештәге 1нче урта мәктәп;
Тәтеш кадет мәктәп-интернаты;
Нармонка урта мәктәбе;
Бидәңге төп мәктәбе;
Тәтеш татар урта мәктәбе.
Яшь тикшеренүчеләр төрле юнәлешләрдә үзләренең тикшеренү сәләтләрен күрсәттеләр:
Һава лабораториясе (квадрокоптерлар);
Виртуаль чынбарлык лабораторияләре (VR күзлеге);
Роботлар (роботларны эшләү һәм куллану);
Химик экспериментлар;
Физик тикшеренүләр;
Биологик ачышлар;
Конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләр һәм призерлар дип түбәндәгеләр танылды:
Һава лабораториясе (квадрокоптерлар)
1нче урын: Волков Константин, Левин Ярослав, Тәтештәге 1нче урта мәктәп(остазы Н. А. Горшков);
2нче урын: Галиев Азат, Бидәңге төп мәктәбе (остазы Р. Р. Сәйфетдинов).
3нче урын: Абросимова Анна, Тәтеш кадет мәктәп-интернаты укучысы (остазы Е. В. Васильева).
Лабораторияләр:
Химик экспериментлар
Физик тикшеренүләр
Биологик ачышлар
1нче урын: Тужилкин Алексей. Тәтештәге 1нче урта мәктәп укучысы (остазы В. А. Федорова);
2нче урын: Заһретдинов Аяз һәм Таҗиева Динә, Тәтеш татар урта мәктәбе (остазлары Г. М. Хөснетдинова);
3нче урын: Нестерова Виктория һәм Королев Руслан, Нармонка урта мәктәбе (остазы Н. Д. Иванов).
Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтелделәр, ә катнашучыларның барысы да тирән белем һәм фәнни өлкәдә тәҗрибә тупладылар.
фото: tetushi.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев