Бүген бөтен дөнья Туризм көнен билгеләп үтә.
Безнең борынгы сәүдәгәрләр шәһәре Тәтеш – район җитәкчелеге һәм Тәтеш ягы тарихы музее коллективы һәм аның фикердәшләре, булышчылары ярдәмендә илнең төрле почмакларыннан килгән туристлар өчен үзенә тартып торган урынга әйләнде.
(Тәтеш, 27 сентябрь, "Тәтеш таңнары") Тәтеш ягы тарихы музее һәм Балыкчылык тарихы музееның теләкләрне белдерү Китабына һәм безнең районда булып киткән кунаклар тарафыннан язылган юлларны укырга тәкъдим итәбез.
1970 елда Тәтеш педагогия училищесы чыгарылышы: “Шәһәрне танымыйм! Барысы да бик яхшы, матур, ачык йөзлеләр!..”
“Бородино” теплоходы пассажирлары: “Умарина” фольклор төркеменә безнең илнең үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен, зур рәхмәт әйтәсебез килә”.
Л. Сребродольский, РФның атказанган мәдәният хезмәткәре, Санкт-Петербург: “Талантлы итеп! Акыл белән! Күңел биреп!!!”
Надин һәм Хелен Панаевлар, Париж: “Безнең бабаларыбыз ягына килдек. Нибары соклану, искиткеч кабул иткәнегез өчен рәхмәт!”
Табиб Соколовларның нәсел дәвамчылары: “Музей хезмәткәрләренә Тәтеш тарихына сакчыл мөнәсәбәтләре, әлеге борынгы шәһәр тарихын үз вакытында иҗат иткән кешеләргә зур рәхмәт. Без музейда йөреп, балачакта булдык”.
Цесаркиннар, Ермоловлар, Мәскәү: “Тәтеш шәһәренең музей хезмәткәрләренә зур рәхмәт һәм олылап баш иябез. Әдәплелек һәм игътибарлылык сокландыра. Үзенең Ватанын фашист илбасарларыннан саклаучыларга игътибарлы булучыларга аеруча да хөрмәтебез зур. Үз гомерләре бәрабәренә көрәшүчеләрнең һәм Тәтеш җирендә яшәп якты дөньядан китүчеләрнең, уртак җитешлеккә һәм алгарышлы үсеш өчен эшләүчеләрнең якты истәлегенә дан”.
Дмитрий Чембарцев, Чембарцевларның оныкчыгы, Семилуки: “Үземнең күптәнге хыялымны – бабаларымның кече ватанына эләгү һәм Чембарцевларның чәйханәсен – Тәтешнең элекке бизәген үз күзләрем белән күрүне чынга ашырдым. Музейның кунакчыл хезмәткәрләренә һәм мавыктыргыч экскурсия өчен рәхмәт”.
Украина, Полтава шәһәре: “...Тәтеш шәһәрендә яшәүчеләргә искиткеч каршы алганнары өчен рәхмәт”.
Копыловлар, Екатеринбург: “Бик зур рәхмәт! Тәтешнең исемен бөтен җиргә тараттыгыз. Мәдәният хезмәткәрләренә хөрмәтем чиксез”.
Торсуев, Крупиннар гаиләсенең нәсел дәвамчысы: “Барысы да искиткеч! Экскурсовод та, программа да, аеруча да хорның сәламләве”.
М. И. Клопов, биология фәннәре докторы, Россия дәүләт университеты профессоры: “Музей үз ягы өчен горурлык тәрбияли. Бу урыннардан Советлар Союзы геройлары күп чыгуы очраклы гына түгел. Әлеге музейда үз эшенең ватанпәрвәрләре эшләве дә хөрмәткә лаек!”
Юрий Гальцев, Россиянең атказанган артисты: “Иделне күрдек, Балык музее гаҗәпләндерде. Мондый күркәмлек Нева ярында урнашкан Санкт-Петербургта да юк. Шундый шәһәрләр үзләренә шулай тартып тора да инде”.
Камил-Сәит Мусин, дин әһеле, Кунцево шәһәре: “Чын патриотлар! Кечкенә шәһәр – Бөек кешеләр... Тыйнаклар... киңлекләрне арттырырга. Сәяхәт итүнең барлык еллары эчендә беренче тапкыр шундый бай экспозицияне күрәм”.
Кристофер, Австрия (тәрҗемә): “Мин музей коллективының көч-кодрәтенә бик сокланам”.
Уралдан кунаклар: “Без, Урал балыкчылары, балыкка мөнәсәбәт һәм үткәннәрне хөрмәтләүгә сокланабыз. Сезнең музей – иң яхшысы!”
Казаннан профессорлар һәм академиклар төркеме: “Югары сыйфатлы, таң калырлык, заманча балык музее. Экспозицияләр югары осталыкта эшләнгән, килүчеләрне җәлеп итәрлек итеп юнәлтелгән. Афәрин!!!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев