Бүгенге көндә Тәтеш районынының мәдәният тармагы – ул 88 учреждениедән торган челтәр.
Бүген – Мәдәният хезмәткәрләре көне.
(Тәтеш, 25 март, “Тәтеш таңнары”).
Бүгенге көндә Тәтеш районынының мәдәният тармагы – ул 88 учреждениедән торган челтәр. Мәдәни-ял, китапханә, музей өлкәсендәге, киновидеоучреждение һәм балалар сәнгать мәктәбенең үз эшен яраткан, иҗади һәм инициативалы хезмәткәрләреннән торган 230 белгеч үзенең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.
Сабан туе, Май чабу, “Саварни”, “Кели Масинця”, “Валда шинясь”, “Чуклеме” бәйрәмнәре, патриотик чаралар, театральләштерелгән концертлар, Шәһәр көне һәм Балыкчы көне – районның иҗат өлкәсендәге көндәлек эшләрнең берникадәр өлеше генә әле.
Мәдәният тармагы хезмәткәрләре эшчәнлегенең төп максаты – иң мөһим һәм иң әһәмиятле кыйммәтләрне – илебезнең, республиканың, районның мәдәни-тарихи мирасына булган мәхәббәтне һәм хөрмәтне яңа буынга тапшыру .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев