Бидәңге мәктәбе укучылары коллективы мәктәп театрлары фестиваль-конкурсының көндезге этабында катнашкан
Коллектив «Сугыш җиле» спектаклен әзерләгән.
Бидәңге мәктәбе укучылары коллективы Камал исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Яшьсез театр" республика мәктәп театрлары фестиваль - конкурсының көндезге этабында катнашкан.
Коллектив "Сугыш җиле" спектаклен әзерләгән, анда укучылар 41-45 нче еллардагы сугыш вакыйгаларын гына түгел, шулай ук илебездәге ир егетләрнең батырлыгын да күрсәтеп биргәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев