Бидәңгедә тәртип булдыру ниятеннән зур эшләр башкарыла
Биредә авылны төзекләндерү максатыннан актив кешеләр ярдәмендә өмә оештырганнар.
(Тәтеш, 4 октябрь, “Тәтеш таңнары”). “Авыл җирлеген комплекслы үстерү” дәүләт программасы нигезендә авылга балалар мәйданчыгы һәм яшьләргә спорт мәйданчыгы кайтырга тиеш. Авыл халкы белән киңәшләштек тә, аны авыл уртасына, иске кибет урынына, урнаштырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Эш башланганда бу бер дә төгәлләнмәс кебек иде, әмма бергәлектә көч, дигән халык әйтеме бик дөрес. Шөкер, эш азагына якынлашып килә. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә тагын бер өмә ясап, калган ком-ташларны җыеп алсак, мәйданчыкка менә дигән урын булачак. Балалар да рәхәтләнеп уйнар, яшьләр дә сәламәтлекләрен ныгытыр. Әлеге кибет урынын җыештыруда авылыбызның иң уңган егет-кызлары, абый-апалары катнашты. Бик зур рәхмәт аларга. Киләчәктә дә бергәләшеп, ярдәмләшеп эшләргә насыйп булсын”, – диде Бидәңге авылы җирлеге башлыгы Гөлназ Галиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев