Биремнәр иҗади булган
Алабирде урта мәктәбе укучысы Йолдыз Салиева татар телендә белем алучы мәктәп укучылары арасында татар әдәбияты буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасы призеры булды.
(Тәтеш, 28 февраль, «Тәтеш таннары», Татьяна КУЗНЕЦОВА). Без әлеге кыз һәм аның остазы – татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе Ландыш Гарифуллина белән Казаннан кайткач, очрашып сөйләштек. “Безнең балалар олимпиадада ел саен катнашалар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр.
Тәтештә ноябрь – декабрьдә муниципаль этап үтте, аның нәтиҗәләре буенча Йолдыз җиңүче булды. Аннары Казанга бардык. Йолдыз бик яхшы билгеләренә укый, мөстәкыйль рәвештә күп шөгыльләнә, өстәвенә ул әле – иҗади кеше. Әгәр дә даими эшләнелмәсә, яхшы нәтиҗәгә дә ирешеп булмас иде. Әзерләнгәндә безгә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Илсөяр Шәйхетдинова зур ярдәм күрсәтте”, – диде Ландыш Ринат кызы. Мәктәп укучысы да үзенең тәэсирләре белән уртаклаша: “Биремнәр иҗади булды: мин татар язучысы һәм шагыйре Хәсән Туфан турында сөйләдем, шигырьгә тикшерү ясадым. Чынлап әйткәндә, катлаулырак булыр дип уйлаган идем”.
Йолдыз белдергәнчә, киләчәктә ул эколог булырга хыяллана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев