Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Биш тәүлеккә кулга алынган

Суд карары законлы көченә керде.

(Тәтеш, 25 февраль, “Тәтеш таңнары”, Николай Плотников).

РФ милли гвардиясе гаскәрләре һәм полиция хезмәткәрләренең законлы таләпләренә буйсынмау кулга алуны күз уңында тота.

– Гражданин И.-га карата административ хокук бозу турындагы беркетмә тутырылды. Беркетмә нигезендә, ул исерек килеш Тәтеш шәһәрендә үзен тәртипсез тоткан, әдәпсез сүзләр әйткән, – дип хәбәр итәләр Тәтешнең район суды хезмәткәрләре. – Шулай ук РФ милли гвардиясе гаскәрләре һәм полиция хезмәткәрләренең җәмәгать тәртибен бозуны туктату турындагы законлы таләпләренә буйсынмыйча, аларның киемнәренә ябышкан. И.-ның эшен караган вакытта ул гаебен танымады, салмыш идем, дип аңлатты, әдәпсез сүзләр әйткән өчен аның карт әбисе полиция чакырткан.  

Гражданин И. полиция һәм милли гвардия гаскәрләре хезмәткәрләренең җәмәгать тәртибен саклау һәм җәмәгатьчелек иминлеген тәэмин итү вазифасын үтәүләренә бәйле законлы таләпләрен үтәмәгән өчен административ хокук бозуда гаеп­ле дип танылды һәм биш тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә административ җәзага җәлеп ителде. 
Суд карары законлы көченә керде. 

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев