Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бизнес уңышлы булсын өчен

Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында “Авылда бизнес” программасы кысаларында түгәрәк өстәл булып узды.

(Тәтеш, 2 октябрь, "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова (автор фотосы)). 

Программа үз эшен ачарга теләүчеләр, шулай ук үз эшен инде булдырганнар өчен үсеш мөмкинлеге бирә. Фәннәр кандидатлары  Эльвира Гатина, Елена Багрова һәм район башкарма комитеты вәкилләре чараны оештыручылар буларак чыгыш ясады. Студентлар бизнесның алгарышлы юнәлеш­ләрен билгеләделәр, проектларны тормышка ашыру ысуллары турында фикер алыштылар. 

Район башкарма комитеты бүлеге начальнигы Юлия Гасимова һәм Тәтеш районында ТР эшкуарларына ярдәм итү фонды вәкиле Елена Нефедьева районда уңышлы үсүче бизнес буенча мисаллар китерде һәм эшкуарларны дәүләт ярдәме программалары белән таныштырды. Оештыручылар укучыларның активлыгын билгеләп үттеләр, шулай ук яшьләрнең үз эшен ачарга теләүләрен хуп­ладылар. Анас­тасия Маханова: “Чара миңа бик файдалы булды, үз эшемне ачар өчен әһәмиятле киңәшләр ишеттем, шулай ук үземнең фикерләремне тәкъдим итү һәм командада эшләү бик ошады”. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев