Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәкедә су коену кагыйдәләре

Хач ману бәйрәме вакытында, 19 гыйнварда, су объектларында коенганда иминлекне үтәргә кирәк.

(Тәтеш, 17 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Хач ману бәйрәме вакытында, 19 гыйнварда, су объектларында коенганда иминлекне үтәргә кирәк.

МЧС хезмәткәрләре киңәш итә:
Баскычлар куелган махсус бәкеләрдә, медицина хезмәткәрләре һәм коткаручылар күзәтүе астында гына коенырга мөмкин.
Суга чумар алдыннан җиңелчә күнегүләр ясагыз, мәсәлән, бераз йөгереп алырга була.
Аякларның тоюын югалтмас өчен, бәкегә кадәр уңайлы, таймый һәм җиңел генә салып була торган аяк киеме белән барырга кирәк. 
Чуммагыз, ә акрын гына, кулларыгыз белән бас­кыч култыксасына тотынып төшегез.

Медицина хезмәткәрләре киңәш итә:
Үз мөмкинлекләрегезгә һәм сәламәтлек торышына игътибарлы булыгыз. Сулыш юллары, йөрәк, кан басымына бәйле чирләре булган кешеләргә салкын суга керү аеруча да куркыныч.
Тәнне теләсә нинди майлы крем яки зәйтүн мае белән яхшылап ышкырга кирәк.
Артык суынмаска һәм кан тамырлары белән мәшәкатьләр булмасын өчен, чәчегезне чылатмаска һәм суга баш белән чуммаска тырышыгыз.
Суда озак тоткарланмагыз: суга беренче тапкыр гына керүчеләргә 10 секундтан да, тәҗри­бәлерәкләргә бер минуттан да артык тоткарланырга киңәш ителми. Бәкедән чыкканнан соң ук сөлге белән сөртенегез һәм тиз арада киенегез.
Кайнар чәй эчәргә киңәш ителә.
Суыкта, су коенганчы да, коенганнан соң да, хәмер кулланмау хәерлерәк.
Хәл кискен начарайган очракта медицина хезмәткәрләренә, коткаручыларга яки полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

фото: архив/Авангард
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев