Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәла-каза куркынычы булмасын өчен

Баласын яраткан, җаваплы һәрбер ата-ана аларның сәламәтлеген һәм иминлеген кайгыртып яши. Янгыннар – кечкенә балаларның ата-аналары, гомумән һәркем белән килеп чыгарга мөмкин булган төп бәлаләрнең берсе.

(Тәтеш, 1 октябрь, “Тәтеш таңнары”).

– Нәкъ менә шуңа күрә, – дип басым ясый дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре, – балаларны авыр хәлдә калганда нишләргә кирәклегенә әзерләү, аларны янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтеп һәм алар турында даими искәртеп тору бик мөһим.

Үз фатирыңны мөмкин кадәр куркынычсыз итәргә – шырпы, шәмнәр, зажигалка, фейерверклар, петардаларны ераккарак һәм арырак җыеп куярга; йортта булса, электр кабызгычларын томалап ябарга кирәк.

Әгәр бала идәндә шырпы яки зажигалка таба икән, бу хакта әти-әнисенә тиз арада сөйләргә кирәклеген; эшләп торган плитә, җылыткыч приборлар янына бер метр ераклыктан да якын килергә ярамаганлыгын өйрәтергә; баланың ут белән шаярырга кызыксынуы булганда, аңа шырпы һәм зажигалка белән өлкәннәр генә файдалана алуын аңлату зарур, дип киңәш итә Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге өлкән инс­пекторы Роман Горбунов. Шулай ук балага шырпы белән уйнарга, ут белән төрле уеннар оештырырга, олылардан башка телевизор кабызырга, өлкәннәрдән башка электр приборларыннан файдаланырга, электр приборларын кабызып калдырырга ярамый. Бала белән әңгәмә вакытында янгын килеп чыккан очракта нәрсәләр эшләргә: 01 телефонына шалтыратырга (кәрәзле телефоннан – 112 коткару хезмәтенең бердәм номеры); фатирдан чыгып китәргә; күршеләрне ярдәмгә чакырырга кирәклеген аңлатыгыз. Ут-күз чыкканда карават астына яки шкафка кереп качарга, лифттан файдаланырга ярамый. Фатирдан чыгу мөмкинлеге булмаса, тәрәзәдән яки балконнан ярдәмгә чакырырга, әгәр кием-салым янып китсә, идәнгә ятарга һәм шуып барып, аны сүндерергә кирәк. Төтен куркыныч, шуңа күрә битне юеш чүпрәк белән томаларга һәм идәнгә иелеп сакланырга кирәк.
–  Уяу булыгыз, балалар белән даими рәвештә янгын куркынычсызлыгы чараларын кабатларга онытмагыз һәм аянычлы хәлләрнең дә саны азрак булачак, – дип мөрәҗәгать итәләр тәтешлеләргә дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев