Бозга кермәгез
Тәтеш районының су объектларында боз барлыкка килә башлады.
Боз кату вакыты якынлашу сәбәпле, су объектлары кешеләр гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Күп кешеләр боз ныклыгын көтеп тормыйча, тыючы билгеләргә карамыйча, моның нәтиҗәләре турында уйламыйча, юка боз өстенә керә.
– Ел саен боз барлыкка килә башлаганда кешеләрнең боз астына төшеп китү очраклары теркәлә. Шулай итеп, 2023 – 2024 елларда әлеге сәбәп аркасында Кама Тамагы инспекторлык участогы территориясендә бер кешенең гомере өзелде, 34 кеше коткарылды, – дип билгеләп үтә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе КСДИ үзәгенең Кама Тамагы инспекторлык участогының кече суднолар буенча өлкән дәүләт инспекторы Алексей Ананьев. – Кешеләрнең (боз астыннан балык каптырырга яратучыларның) бозга күмәк керүен тикшереп тору өчен, Татарстанның су объектларында боз ката башлагачтын һава белән кабартылган мендәрле судноларны кулланып тәүлек әйләнәсе эшли торган коткару постлары куелачак. Балыкчылар иң күп җыела торган урыннарга тәүлек әйләнәсе кизү торучы 9 пост кую ниятләнә. Безнең участок җаваплылыгындагы зона буенча, аңа Спас, Тәтеш, Кама Тамагы районнары керә һәм балык тотарга яратучыларның күпчелеге шунда бара, “Кама киңлекләре” РТБ базасына аерым пост куелачак.
Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары балык тотарга яратучыларга көз айларында һәм боз каткан вакытларда суда бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен саклану чараларын искә төшерә:
боз барлыкка килә торган вакытларда төзек булмаган йөзү җайланмаларында һәм ПВХдан ясалган көймәләрдә сулыкларга кермәгез, чөнки суның температурасы түбән булганда йөзүчәнлеге, батмавы һәм ныклыгы белән өстәмә җиһазландырылмаган моторлы көймәләрнең бортында боз барлыкка килә, ПВХ көймәләргә боз кисәкләре бик җиңел генә зыян китерергә һәм бик зур булмаган дулкында да моторлы көймә батарга мөмкин;
коткару әйберләреннән башка (жилет, махсус изү һәм башкалар) бозга кермәгез;
йөзү әйберенә чиктән тыш авырлык китермәгез.
Кешенең салкын суда гомере өзелүнең төп сәбәбе – туңу, чөнки организм тарафыннан эшләп чыгарылган җылылык, югалткан җылылыкны тәэмин итәр өчен җитми.
Салкын суда үлем очрагы кайчакта тән суынганчыга кадәр үк бик күпкә алданрак та булырга мөмкин. Моңа салкыннан шок сәбәпче булырга мөмкин, аның кайчакта суга төшеп киткәннән соң беренче 5 – 15 минутта барлыкка килү ихтималы да бар.
Үлемнең сәбәбе булып шулай ук сулау функциясенең бозылуы, тактиль сизгерлекнең тиз югалуы да булырга мөмкин. Коткару көймәсе белән янәшә торганда, бәла-казага дучар булган кеше кайчакта үзлегеннән көймәгә менә алмый, чөнки бармак тиресенең температурасы әйләнә-тирәдәге су температурасына кадәр төшә.
– Ата-аналарга аерым үтенеч: балаларыгызны һәрвакыт күзәтчелектә тотарга һәм аларның кайда икәнлеген, бигрәк тә боз ката башлаган вакытта, белеп торырга, аларны уйламыйча эш йөртүдән кисәтергә тиешсез! – ди Алексей Владимирович.
Ул шулай ук боз ката башлау вакыты якынлашу белән бәйле кече судноларның сулыкларга керүен туктатырга, аларны сулыклардан чыгарырга һәм судноларны кышкы саклауга кую буенча тиешле эшләрне башкарырга кирәклеген билгеләп үтә.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев