Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бозның рөхсәт ителгән калынлыгы – җиде сантиметр

Боз барлыкка килә башлау сәбәпле, су объектлары нык булмаган, ныгып җитмәгән бозга кергәндә кешеләр гомере һәм сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудыра.

Ел саен боз кату вакытларында кешеләрнең боз астына төшеп китү очрагы теркәлә. 2024 – 2025 елларда 12 кеше һәлак булган, 34 кеше коткарып калынган.

– Бозның рөхсәт ителә торган калынлыгы 7 сантиметр һәм аннан да артыграк булырга тиеш. Кешеләрнең (бозда балык тотарга яратучыларның) күмәк рәвештә бозга керү урыннарының торышын күзәтчелектә тоту өчен, республиканың су объектларында боз барлыкка килү вакытлары башланганнан алып республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгына һава мендәрендә суднолар кулланып тәүлек әйләнәсе эшли торган коткару постлары куелачак. Балыкчылар күп җыела торган урыннарда тәүлек әйләнәсе эшли торган 9 пост кую ниятләнә, – дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең кече суднолар дәүләт инспекциясе үзәгенең Кама Тамагы инспекторлык учас­тогы җитәкчесе Алексей Ананьев. – Ата-аналарга аерым  үте­неч: сез үзегезнең балаларыгызны һәрвакытта күзәтчелектә тотарга һәм аларның кайда икәнлеген белергә, аларны, биг­рәк тә боз барлыкка килү вакытында, уйламыйча эш итүдән кисәтергә тиешсез! Исегезгә төшерәбез, ТР административ хокук бозулар Кодексының 3.10нчы маддәсенең 2нче өлеше буенча, бозның калынлыгы 7 сантиметрдан ким булган су объектларына керү һәм (яки) бозга керү гражданнарга бер мең биш йөздән алып ике мең сумга кадәр; вазифаи затларга – биш меңнән җиде мең сумга кадәр; юридик затларга илле меңнән җитмеш мең сумга кадәр административ штраф салуны күз уңында тота. 

Көз айларында һәм боз барлыкка килгән вакытларда суда бәхетсезлек очраклары килеп чыкмасын өчен, кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары балык тотарга яратучыларга саклык чараларын искә төшерә:
– боз барлыкка килә торган вакытларда төзек булмаган йөзү җайланмаларында һәм ПВХдан ясалган көй­мәләрдә сулыкларга кер­мәгез, чөнки суның температурасы түбән булганда йөзүчәнлеге, батмавы һәм ныклыгы белән өстәмә җиһазландырылмаган моторлы көймәләрнең бортында боз барлыкка килә, ПВХ көймәләргә боз кисәкләре бик җиңел генә зыян китерер­гә һәм бик зур булмаган ­дулкында да моторлы көймә батарга мөмкин;
– боз барлыкка килгән вакытта сулыкка коткару әйберлә­реннән башка (жилет, махсус изү һәм башкалар)  кермәгез; 
– йөзү әйберенә чиктән тыш авырлык китермәгез.

Кешенең салкын суда гомере өзелүнең төп сәбәпләре:
Туңу, чөнки организм тарафыннан эшләп чыгарылган җылылык, югалткан җылылыкны тәэмин итәр өчен җитми.
Салкын суда үлем очрагы кайчакта тән суынганчыга кадәр үк бик күпкә алданрак та булырга мөмкин. Моңа салкыннан шок сәбәпче булырга мөмкин, аның кайчакта суга төшеп киткәннән соң беренче 5 – 15 минутта барлыкка килү ихтималы да бар.
Үлемнең сәбәбе тәннең салкын булудан ярсучанлыгы аркасында сулау функциясе бозылу.
Тактиль сизгер­лекнең тиз югалуы. Коткару көймәсе бе­лән янәшә торганда, бәла-казага дучар булган кеше кайчакта көймәгә үзлегеннән менә алмый, чөнки бармак тиресенең температурасы әйләнә-тирәдәге су температурасына кадәр төшә.

фото яи белән барлыкка китерелгән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев