Бруцеллез буенча яңа кагыйдәләр расланды
РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының яңа кагыйдәләрне билгеләүче боерыгы 2021 елның 1 мартында законлы көченә керәчәк.
(Тәтеш, 5 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Яңа ветеринария кагыйдәләре бруцеллез буенча төбәкләштерү исәбе белән төзелгән. Шулай итеп, дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре әлеге чирне профилактикалау өчен бруцеллез буенча имин дигән статусы булган хуҗалыклардан тыш, терлекләргә вакцина ясарга тиешләр. Вакцина ясалган һәм вакцина ясалмаган терлекләрне бергә катнаштыру рөхсәт ителми, дип хәбәр итә “Тәтеш таңнары”на РФ дәүләт чигенең чик буе ветеринария контроле бүлеге дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова.
“Кагыйдәләр бруцеллезга планлы лаборатор тикшерү үткәрүне күз уңында тота. Мәсәлән, мөгезле эре терлекне елга бер тапкыр һичшиксез тикшерергә кирәк. Ә бруцеллез буенча имин булмаган тана һәм сыерларны – елга ике тапкыр. Хуҗалыкта бруцеллез очкыннары булган вакытта барлык мөгезле эре терлекләрне чалуның ике очрагы яңа кагыйдәне кертүне күз уңында тота: әгәр чир очкыннарын ике ел эчендә юк итеп булмаса; әгәр чир очкыннары әлеге авыруның имин булган төбәк белән чиктәш хуҗалыкта булуы ачыкланса. Калган очракларда авыру терлекләр чалу өчен озайтылырга тиеш, сәламәтләре – вакцина ясауга”, – дип хәбәр итә Гөлнара Ринат кызы.
Битендә һәм кулларында тырналган яки киселгән җәрәхәтләре булган хезмәткәрләргә, кагыйдәләр буенча, чирле терлекләр белән эшләү һәм үләксәләрен җыештыру рөхсәт ителми. Кеше инфекцияле терлек белән бәйләнешле булганда яки чирле малларның эшкәртелмәгән сөтеннән әзерләнгән азык-төлекләрне кулланганда чир йоктырырга мөмкин.
ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе кисәтә: мал-туарларның хуҗасы терлекләрен эпизоотикка каршы мәҗбүри чаралар уздыру өчен дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә күрсәтергә тиеш. Вакытыннан алда бозаулау, соңгылыгы тоткарлану яки терлекләрдә бруцеллезга шик уятучы билгеләр күренгән вакытта, андый мал-туарны уртак көтүдән кичекмәстән аерып алырга һәм яшәү урыны буенча дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.
Моннан тыш, терлекләрне таныш түгел кешеләрдән, ветеринария документлары булмаган тиешсез сәүдә урыннарыннан сатып алырга ярамый.
Бруцеллез – мөгезле эре терлекләрне, сарыклар һәм кәҗәләрне зарарлый торган йогышлы чир. Чир кешеләрнең бруцеллездан зарарланган терлекләр белән бәйләнеше булганда яки зарарланган мал-туарның сөтеннән яисә итеннән ясалган азык-төлектән күчә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев