Бөтенроссия ата-аналар җыелышына сораулар кабул ителә
29 августта Россия Федерациясе мәгариф министры О. Ю. Васильева мәктәп укучыларының ата-аналары белән очрашачак.
(Тәтеш, 6 август, «Тәтеш таңнары»). 29 августта Россия Федерациясе мәгариф министры О. Ю. Васильева V Бөтенроссия ата-аналар җыелышында катнашачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бу көнне Мәскәүнең бер мәктәбендә О. Ю. Васильева мәктәп укучыларының ата-аналары белән очрашачак. Аралашу әңгәмә һәм видеоконференция форматында узачак. Мәскәүдәге төп мәйданчык белән 6 федераль округтан Россиянең 8 шәһәре элемтәгә чыгачак, диелгән әлеге хәбәрдә.
Очрашу барышын онлайн-трансляция ярдәмендә илнең һәм дөньяның теләсә кайсы җиреннән күзәтергә мөмкин булачак.
Министрга булган сорауларны http://edu.gov.ru/opc-view сайттагы форма аша һәм РФ Мәгариф министрлыгы социаль челтәрләре аша җибәрергә була. Иң кискен сораулар буенча җыелышта фикер алышачаклар.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/06/169155/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев