Бу хакта белү мөһим
Тәтешлеләр эчке эшләр органнарына мөрәҗәгатьләрне язмача һәм телдән җиткерә алган кебек, шулай ук электрон рәвештә дә юллый алалар.
(Тәтеш, 15 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Җинаятьләр, административ хокук бозулар, аларны кылган урынына һәм вакытына яисә барлыкка килүенә бәйле булмаган рәвештәге хәлләр турында, шулай ук алардагы мәгълүматларның тулылыгы һәм аларны бирү төрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының барлык территориаль органнарында мәҗбүри кабул ителергә тиеш. Дежур частьләрдә оператив кизү торучылар тарафыннан тәүлек әйләнәсе кабул итү гамәлгә ашырыла. Гражданиннан (гариза бирүчедән) гариза кабул итүче вазифаи зат гаризаларны теркәү белән беррәттән талон-белдерү кәгазе рәсмиләштерергә һәм бирергә тиеш.
Мөрәҗәгать итүчедән җинаять турындагы язмача гариза кабул иткәндә, мөрәҗәгать итүчегә белә торып ялган шикаять биргән өчен РФ ҖКның 306нчы маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгы турында кисәтү ясала, бу хакта гариза бирүченең имзасы белән расланган билгеләмә эшләнә.
Телефоннан әйтелгән мәгълүматны тулысынча теркәүне контрольдә тотуны тәэмин итү максатларында, территориаль органнарның кизү частьләрендә мәгълүматларны теркәү программа-техник җайланмалар белән язып алына. Моннан тыш, РФ Дәүләт хезмәтләре порталында Россия Эчке эшләр министрлыгының дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу мөмкинлеге тәэмин ителгән.
Җинаятьләр, административ хокук бозулар һәм һәлакәтләр турындагы гаризаларны, хәбәрләрне кабул итү һәм кабул итүдән баш тарту белән бәйле гамәлләр турында тәтешлеләр шушындый ук ысул белән шикаять бирә, яисә прокуратурага мөрәҗәгать итә алалар. Җинаятьләр, административ хокук бозулар, һәлакәтләр турындагы гаризаларны һәм хәбәрләрне хәл итү канун нигезендә билгеләнгән тәртиптә башкарыла.
Тәтеш районы эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте телефоны: 02, (84373) 2-87-28.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ышаныч телефоны: 8(843) 2912-002.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев