Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бу хакта үзегезнең балаларга сөйләгез

Баланың ут белән уйнавы бәла-казага китермәсен өчен, янгынның куркынычлылыгы турында гына кисәтеп калмыйча, шулай ук үзен ничек тотарга тиешлеген дә өйрәтергә кирәк.

(Тәтеш, 20 июль, "Тәтеш таңнары"). Янгыннар, статистикага караганда, барыннан да ешрак башлангычта укучы һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар күзәтүсез калган өйләрдә чыга.

Баланың ут белән  уйнавы бәла-казага китермәсен өчен, янгынның куркынычлылыгы турында гына кисәтеп калмыйча, шулай ук үзен ничек тотарга тиешлеген дә өйрәтергә кирәк. Хәвеф-хәтәрне бары тик шулай гына булдырмый калырга мөмкин. Янгын чыккан очракта балага түбәндәгеләрне эшләү зарур. Әгәр очкыннар кабынып киткән генә булса, ут өстенә юеш сөлге яки одеял ыргытырга мөмкин. Хәтта әгәр ут сүнмәсә дә, баланың фатирдан чыгып китәргә вакыты ­булачак.
Төтен белән  тулган фатирны барыннан да бигрәк шуышып чыксаң хәерле – төтен өскә күтәрелә һәм аста һава күбрәк була, моның белән беррәттән авызны һәм борынны юеш кулъяулык белән яки чүпрәк белән томаларга кирәк.
Куркыныч урыннан чыккач, балага ярдәм сорап олыларга мөрәҗәгать итәргә яки 010 телефоны буенча шалтыратып, мөстәкыйль рәвештә янгын сүндерүчеләрне чакырырга, адресны хәбәр итәргә, нәрсә һәм ничек януын, үзенең исем-фамилиясен әйтергә кирәк. 

Әгәр балага яна торган фатирдан чыгып котылу җае чыкмаса, аңа өйдән янгын сүндерүчеләрне чакыру, әти-әнисенә шалтырату һәм күршеләрен ярдәмгә чакыру зарур. “Балаларны янгын кур­кынычсызлыгы кагый­дәләре белән 3-4 яшьтән үк таныштыра башларга кирәк. Беренче эш итеп аларга янгынның нәрсә икәнлеген һәм аның ни­кадәр куркыныч булуын, аның нидән килеп чыгуын, әти-әнисе өйдә юкта нәрсәләр эшләргә ярамаганлыгын аңлатырга кирәк, – дип киңәш итә Тәтеш районының янгын күзәтчелеге өлкән инс­пекторы Денис Сафиуллин. – Янгын чыккан очракта бала югалып калмасын өчен, аның белән фатирның торышын рәсемгә ясап, нәрсәдән сакланырга, өйдән дөрес итеп чыгу турында фикер алышып, рольле уеннар уйнарга кирәк. Янгын вакытында үз-үзеңне тоту буенча бергәләп ясалган белешмәлекләр файдалы булачак”. 
фото: архив/Авангарод

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев