Бу көн тарихта - 2 сентябрь
2 сентябрь – Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган көн, һәм РФ гвардиясе көне.
2 сентябрь – Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган көн
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов районда яшәүчеләрне тәбрик итә: “Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл эшчәннәре һәм сугыш чоры балалары! Ныклык һәм каһарманлыгыгыз, яшь буынга тапшырып калдырган тормыш тәҗрибәсенең зирәк киңәшләре өчен безнең рәхмәтне, хөрмәтне кабул итеп алыгыз! Ватанны саклау хакына кылган хәрби батырлыгыгыз өчен түбәнчелек белән баш иябез. Сезне Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган көн белән котлыйм. Тынычлык, озын гомер телим!”
2 сентябрь – РФ гвардиясе көне
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов хәрби хезмәткәрләргә һәм ветераннарга мөрәҗәгать итә: “Сезне бәйрәмегез белән котлыйм! Сез үзегезнең бурычыгызга һәм антыгызга тугрылык саклыйсыз, дәүләтнең ышанычлы терәге булып торасыз. Җиңел булмаган хезмәтегез, зур җаваплылыгыз өчен рәхмәт белдерәм! Сезгә сәламәтлек, иминлек телим”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев