Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бу минем фикерем

Хатын-кызның йөз таныкламасы – ул матурлап-каралган куллар, диләр.

(Тәтеш, 6 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). “Хатын-кызның йөз таныкламасы – ул матурлап-каралган куллар, диләр. Тәтештә косметик хезмәтләр күрсәтүче махсус осталар бар, шулай да, минем фикеремчә, өйдә “үзләренә” эшләүчеләр тагын да күбрәк. Алар шәхси эшкуарлар булып теркәлгәнме яки юкмы икәнлеге тырнак ясатырга килүчеләрне борчымый. Алар өчен иң мөһиме – тырнакларның матурлыгы һәм кулай бәяләр. Ә эш осталары дезинфекция уздырамы яисә биналарны, кирәк-яракларны, өстәл өслекләрен һәм, иң мөһиме, эш коралларын стерильләштерәме, җыештырган вакытта махсус профессиональ антисептик препаратларны кулланамы икәнлеге – сорау булып кала. ВИЧ яки В һәм С гепатиты барлыкка китерүчеләр бик озак сакланучан, алар начар стерильләштерелгән эш кораллары аркылы күчәргә мөмкин. Матурлык та һәрвакытта “шома” гына барып чыкмый”.
Тәтешле Р.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев