Бу хакта РФ Саклану министрлыгында хәбәр итәләр.
14 августка каршы төндә һава һөҗүмнәреннән саклану чаралары Россия төбәкләре территориясендәге объектларга һөҗүм итәргә тырышкан 44 Украина пилотсыз очкычын юк иткән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгында хәбәр итәләр.
Иң күп БПЛА – 14 берәмлек – Кара диңгез акваториясе өстендә юк ителгән, тугызы - Волгоград өлкәсендә. Кырым һәм Ростов өлкәләре территорияләрендә җидешәр дрон бәреп төшерелгән.
Тагын дүрт пилотсыз очкычны Краснодар крае, икесен - Белгород өлкәсе территориясендә юк иткәннәр. Бер дрон Азов диңгезе өстендә бәреп төшерелгән.
фото: Татар-информ
Нет комментариев