Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүләккә урын табылачак

(Тәтеш, 6 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).


Флера Әхмәтова, Олы Тормы авылы:
–  “Тәтеш таңнары” газетасын яздыру гадәте ирем белән бездә әти-әни исән вакыттан ук калды, бер тапкыр да газетасыз калганыбыз булмады. Барысын да башыннан ахырына кадәр укып чыгабыз, безгә барысы да кызыклы. Тормыштагы гыйбрәтле хәлләр турындагы язмаларны игътибар белән укыйм, бу хәлдә калганда мин нишләр идем икән дип борчылам, уйланам. Авыл хуҗалыгы производствосы турындагы мәгълүматларны, үсемлекчелектә һәм терлекчелектә кемнең уңышлары ничегрәк икәнлеген күзәтеп барам, үзем озак еллардан бирле сыер савучы булып эшлим. Ә инде газетада басылган рецептларның миңа йорт хуҗалыгында ярдәме тия, төрле ризыклар пешерәм, яшелчәләр тозлыйм, кышка күп итеп хәстәрләп куям.

Абунәчеләр кебек, без дә призлар уйнатуда катнашабыз, бу юлы миңа уңыш елмайды – алмагач үсентесе оттым, бакчабыз зур, карт агачларны яңартырга кирәк, әлеге бүләккә һичшиксез яхшы урын табылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев