Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Быел балаларның ял һәм сәламәтләндерү кампаниясенә күбрәк акча тотылган

Җәен респубика лагерьларында 179 мең 26 бала ял иткән.

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2019 елда Татарстанда балаларның ял һәм сәламәтләндерү кампаниясенә күбрәк акча тотылган. Быел республика бюджетыннан финанслау 1,5 млрд сумнан артык булган. Бу, 2018 ел белән чагыштырганда, 78 млн сумга күбрәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сөйләде.

Ел дәвамында ял белән Татарстанда 218 мең 672 бала колачлана. Җәен 179 мең 26 бала ял иткән. "Җәен 49 мең 182 балага юлламалар республика бюджетыннан бирелде", - диде Дамир Фәттахов. Җәй айларында барлыгы 130 профильле смена оештырылган.

Җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерьларын төзү, капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында, 2019-2120 елларга 21 лагерь өчен 1 459,440 млн сум акча бирелгән.

Дамир Фәттахов балаларның рәхәт, күңелле, имин ялы өчен кадрлар кирәклеген ассызыклады. "Лагерьларны әллә күпме ремонтласак та, педагоглар, вожатыйлар иң мөһиме. Аларның комптетенлыгы, тәҗрибәсе кирәк", - диде ул. Министр лагерьларда эшләүчеләрнең наркологта, психиатрда учетта тормавы, хөкемгә тартылмаганлыгы тикшерелүен әйтте. 

фото: Инга Сәфәрова

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/08/194930/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев