Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бәйрәмне каршы алабыз

Һәр хуҗабикә Яңа ел табынына сый-нигъмәтне мулдан куярга тырыша.

(Тәтеш, 25 декабрь, "Тәтеш таңнары").  Ә кайберәүләрнең ел саен әзерли торган ризыклары да бар. Гәҗит укучыларыбыз ниләр хәстәрләргә җыена икән? Без алардан шул хакта сораштырдык. 

Мәликә: – Мин яңа ел табынына гадәттә кара җимеш, карабодай, йөзем кушып үрдәк тутырам. Аны җиңсәдә (рукав) пешерәм дә, табынга чыгарганда матур итеп бизим. Бәйрәм табыны шулай ук ит бәлеше, пилмән, манты, салатлар белән күркәм була.

Румия: – Гадәттә, бәйрәм табынына каз, шулай ук тавык та пешерәм. Төрледән-төрле салатлар ясыйм, яшелчәләр куям.

Динара: – Яңа елны өйдә генә каршыларга җые­набыз. Бәйрәм табынына бәрәңге белән күркә пешерермен дип ниятләп торам. Пилмәнне алдан ук ясап куйдык. Салатларны гаиләдәгеләр ярата торганнарын ясыйм. 

Алсинә: – Яңа ел өстәлен мандарин һәм “Оливье” салатыннан башка күз алдына да китерә алмыйм. Җиләк-җимешләр, күп төрле салатлар да куям, әлбәттә. Һәр елны манты пешерәбез, тавык яки үрдәк кыздырып куя идем, быелгысын алдан ук әйтеп куя алмыйм.

Ильвира: – Яңа ел – гаилә бәйрәме дип саныйм, шуңа да өйдә каршыларга тырышабыз. Һәр елны “Тун астында сельдь” салаты ясыйм, дуслардан сорашып яңа ризыклар да әзерлим. Гадәттә, кайнар аш итеп солянка яки пилмән пешерәм. Мичтә ясалган каз һәм үрдәк тә була.

Галия: – Бәйрәм табынына ел саен диярлек тутыр­ган каз ясыйм. Аны хәзер шулай тиеш кебек кабул итәбез. Салатларны төрләндерергә тырышам. 
Табынны күбрәк җиләк-җимеш белән бизәүне хуп күрәм. Күбрәк җиңелчә һәм файдалы азык-төлеккә өстенлек бирәм.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев