Чайный плес Соколеноктан башланган
Пристань начальнигы булып эшләгән Григорий Макаров кулъязмалары буенча “Джамбул”дан “Грузия”гә кадәр: тар Идел киңәйгән чакта” дигән язмабыз тәмамланды.
(Тәтеш, 13 февраль, “Тәтеш таңнары”).
Дәвамлы язманы тәтешле, “Горизонт” катерының элекке капитаны Юрий Романчев башыннан ахырына кадәр укып барган. Газетабыз редакциясенә ул пристаньнең 1976 елгы аклы-каралы фотосурәтләрен һәм атлас алып килде. Идел буйлап судноларда ул ким дигәндә 48 ел йөргән. Шуңа күрә хатирәләре дә бик күп.
“РСФСРның Европа өлешендәге бердәм тирән сулы системалар атласы” томын ачып, ул болай дип сөйли башлады:
– Сез Макаров хатирәләренең 1нче бүлегендә язган Тегермән утравы картада бар. Су күтәрелгәндә ул су астында кала, ә кимегәндә – чыга. Совет заманында анда Болгардан да, Тәтештән дә кешеләр тимер-томырны күп җыйдылар. Анда элекке Идел вакытында ук тегермән булган, шуңа да аны шулай дип атап йөрткәннәр. Анда баржалар кереп туктаган. Тегермән булгач, димәк, анда он да тарттырганнар.
Минем төзәтмә кертеп җибәрәсем килә: язмада әйтеп үтелгән Чайный плес Лобачтан түгел, ә Соколенок борыныннан башланган. Элек көнбатыш җилләре искән, ә тау артында тыныч булган. Капитаннар анда кереп туктагач, чәй эчәргә йөргәннәр. Рульдәге кешене калдырганнар.
фотосы Юрий Романычев архивыннан
Картада кечкенә утраулар күп, күбесе исемсез. Ә менә Балымер, Вертолет, Шишка, Поши утраулары, Комаровка урыннарында кайчандыр, элекке Идел вакытында ук, авыл булган. Балымерда гравий чыгарганнар, сай урыннарда турыдан-туры көрәк белән алганнар, тачкалар белән ташыганнар һәм баржаларга төягәннәр. Әмма бу узган ел башында ук булган. Юрий Александрович бу хакта әтисе сөйләгән буенча белә.
Картада әле тагын тирәнлекне күрсәткән саннар да бар. Иң тирән урын, 37 метр, “хлебный” причалыннан өстәрәк. Суднолар йөреше уза торган пристаньда тирәнлек сайрак, 20 – 25 метр. Бу урыннарда боз да соңрак ката.
– Рейска картасыз чыгармыйлар иде. Үзгәрешләрне судно инспекциясе җибәрде. Барлык үзгәрешләрне билгеләде, – дип аңлата картада булган тамгаларны Юрий Александрович. – Ак һәм зәңгәр – сай һәм тирән урыннар икәнлеген күрсәтә.
Сугыш вакытында Әстерханнан тоз төягән баржаны буксир тагып килә иде, дип сөйли иде әни. Тиешле урынга килеп өлгерә алмаганнар, Иделдә боз ката башлаган. Буксир аны Кабан утравының Чертык кушылдыгына куйган. Барлык тирә-юнь авыллардагылар шушында шырпы тартмасы кадәрле тозны йомыркага, иткә алыштырып алырга килгәннәр. Әни Зеленовкадан килгән, Красная Полянадан да кешеләр булган. Шкипер хатыны һәм балалары белән бөтен кышны баржада яшәгән.
Менә картадагы тамга: “Якорьләрне төшермәскә”.
– Хәрбиләр 80нче еллар башында кабель үткәрделәр. Ул Балымер аркылы, Идел төбеннән Тәтеш ярына таба барды. Аннары бу эшне туктаттылар. Кабельгә зыян китерергә мөмкин булганлыктан, “Якорьләрне төшермәскә” дигән тамга куелды, – дип аңлата Юрий Александрович.
Идел яры буйларында һәм утрауларда балыкчылар станнары булган. Пролей-Кашада, Урюмда, Кашкада. Алар балык заводы карамагында булган. Юрий Александрович карап-күзәтеп торучы Данилны искә ала, ул Долиновкада Идел яры буенда үз йорты белән яшәгән. Җил-давыл вакытларында суднолар шушы югалган авыл янында тукталганнар.
– Тәтештән түбәндәрәк Иделдә 41 (анда № 41 дигән йөреш тамгасы булган) дип йөртелүче урын бар, ул Куйбышев ГЭСыннан тәртип санын аңлата. Аны барлык балыкчылар да белә, – дип уртаклаша Юрий Александрович.
Элекке пристаньнең, Күл станциясе коллективының фоторәсемнәрен кызыксынып карыйбыз, анда кайчандыр Юрий Александрович хезмәт куйган. Еллар төпкеленә чумган бу вакытлар турындагы хатирәләр аңарда бихисап. Бәлки, сезнең дә газета укучыларыбыз белән уртаклашыр хатирәләрегез бардыр?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев