Реклама
Җәмгыять
Чәчүлекләрнең чүплелеге уңдырышлылык кимүгә китерә
Җирдән файдаланучы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләрендә чүп үсемлекләре үсү белән көрәшү буенча чараларны башкаруга зур җаваплылык йөртә, җир кишәрлекләре авыл хуҗалыгы әйләнешендә кулланылырга тиеш.
(Тәтеш, 2 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Җирдән файдаланучы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләрендә чүп үсемлекләре үсү белән көрәшү буенча чараларны башкаруга зур җаваплылык йөртә, җир кишәрлекләре авыл хуҗалыгы әйләнешендә кулланылырга тиеш.
ТР буенча Россельхознадзор Идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Линар Шәйдуллин хәбәр иткәнчә, чүп үләннәре белән көрәшү өчен түбәндәге чаралар системасы кулланыла: чәчү материалын барлык катышмалардан яхшылап аралау; үсеш вакытында чәчүлекләрне чистарту; юл кырыйларындагы, канаулардагы, чокырлардагы чүп үләннәрен юк итү; уңышны вакытында җыеп алу; дөрес чәчү әйләнеше, сабан белән сөрү, туфракны эшкәртү, гербицидлар куллану зарур.
Ташландык сөрү җирләрендә чүп үләннәре бик тиз үсә башлый, мондый җирләрне янәдән тиешле дәрәҗәгә җиткерү күп көч куюны таләп итә торган хезмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев