Челтер-челтер итеп чишмә ага
Зур Әтрәчтән җирле шагыйрә Роза апа Фәйзуллина иҗатын тәкъдим итәбез.
(Тәтеш, 15 июнь, "Тәтеш таңнары").
Челтер-челтер итеп чишмә ага
Авылыбызның аулак читендә.
“Зәм-зәм” исемен кемнәр биргәннәрдер –
Язылмаган тарих битендә.
Күңелемдә әрнү-сагыш булса,
Урын табалмасам җаныма,
Серләремне сөйләп юанырга
Киләм изге чишмә буена.
Шул чишмәгә барсам, уч тутырып,
Рәхәтләнеп эчәм суларын.
Сердәш-чишмә белән утырулар
Баса йөрәкнең ярсуларын.
Ак ташларны ярып чишмә ага,
Борма-борма аккан юллары.
Йөрәгемә – дәва, җанга – сихәт
Зәм-зәм чишмәсенең сулары.
(Роза Файзуллина)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев