Чисталыкны кайгыртканнар
Келәш мәдәният йорты хезмәткәрләре авылның башлангыч мәктәп – балалар бакчасы педагоглары белән берлектә “Көзге игелек атнасы” кысаларында чара уздырганнар.
(Тәтеш, 13 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Сиринә Сәйфетдинова). “Авылдагы һәйкәл территориясен төзекләндерү буенча “Бу исәннәргә кирәк” дигән экология-ватанпәрвәрлек операциясе булды, аның нәтиҗәсендә берникадәр эшләр башкарылды, тирә-юнь җыештырылды”, – диделәр авыл тормышы белән янып яшәүче хезмәткәрләр.
Укытучылар әйтүенчә, чарада катнашкан балалар китапханәче Гөлчәчәк апалары Галимованың сугышчы-якташлары һәйкәленә исемнәре язылган авыл кешеләре турында сөйләвен кызыксынып тыңлаган. Балалар бу көнне сугышта катнашкан туганнары турындагы мәгълүматны белүгә кагылышлы бирем-өй эше дә алганнар. Алар остазлары ярдәмендә “Каш кизләве” янындагы чәчәкләргә су сипкәннәр, түтәлләрне чүптән чистартканнар. Соңыннан укучылар гүзәл табигать кочагында кызыклы әкиятләр тыңлап рәхәтләнеп ял иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев