Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чүп-чарны чыгарган өчен кем түләр?

“Торак хуҗалары, әгәр анда яшәмәсә, тер­кәл­мәгән һәм кемгәдер вакытлыча яшәп торырга бир­мәгән булса, чүп-чар чыгарган өчен түләргә ­тиешме?” – дип кызыксына Тәтештән Николай Т.

(Тәтеш, 23 апрель, «Тәтеш таңнары») Сорауга шәһәр башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Фәрит Гарифуллин җавап бирә: “РФ Торак кодексының 155нче маддәсе 11нче пункты буенча, әгәр торак бинаның хуҗасы аңардан файдаланмый икән, бу аңарга һәм коммуналь хезмәтләргә түләмәү өчен нигез булып тора алмый. Чүп-чар чыгармаган өчен бары тик вакытлыча булмаганда (командировкага, дачага китү, стационар дәвалану һәм башкалар) гына  түләмәскә мөмкин, ә торак бинада озак вакытлар яшәмәгәндә түгел.

Вакытлыча булмау дәверендә коммуналь хезмәтләргә түләгән өчен гражданнарга яңадан исәпхисап ясарга була, шул исәптән каты көн­күреш калдыкларын җыю һәм чыгаруны оештырган өчен дә. Яңадан исәпхисап ясауны бары тик торак бинаның әлеге вакытта файдаланылмавын раслаучы фактны тәкъдим иткәндә генә мөмкин. Россия кануны мондый вакытлыча өйдә булмауга төгәл билгеләмә бирә: ул биш көннән күбрәк булмаска һәм алты айдан артмаска тиеш”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев