Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чык төшкәнче эшли

“Тәҗрибәле, җаваплы хезмәткәр”, – дип тасвирлый “Колос” ҖЧҖның баш инженеры Юрий Мешков механизатор Валерий Матвеевны.

(Тәтеш, 6 август, «Тәтеш таңнары», Юлия КАЛИНИНА (автор фотосы)). Ир-егет хезмәт юлын Жуковода ул чактагы Карл Маркс исемендәге колхозда әтисенең комбайн ярдәмчесе буларак 14 яшьтән башлап җибәрә.

1990 елда Т-150 тракторына утыра һәм аңарда унҗиде ел эшли. 

“Культивацияләдем, сөрдем, туфракны тырмаладым, сенаж тыгызладым”, – ди Валерий Николаевич. 2008 елда аңа яңа “Акрос” ышанып тапшыралар. “Нива”га караганда күпкә уңайлырак. Мин шуңарда җиде сезон хезмәт куйдым”, – дип уртак­лаша ул.

Хәзер “Амкодор” йөк төягечтә эшли, ә урак өстендә заманча “Тукано” комбайны штурвалы артына утыра. Ярдәмчесе булып  улы Владимир эшли.

“Колос” ҖЧҖда алар иртәнге сәгать биштән техникаларны кырга чыгарга әзерлиләр, һава торышы яхшы булганда кичкә чаклы, чык төшкәнчегә кадәр, хезмәт куялар.

“Кырда эшләргә күнеккән, үземне башка һөнәрдә күз алдына да китерә алмыйм. Хезмәт хакы лаеклы, иген үсешенә башыннан ук: чәчүдән алып урып-җыйганга кадәр катнашу, шулай ук сөендерә”, – ди Валерий Матвеев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев