Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чын полковник

Алдакчылар социаль челтәр аркылы ышанучан тәтешленең зур суммадагы акчасын хәйләләп ­алган.

(Тәтеш, 23 ноябрь, "Тәтеш таңнары). 
Махсус сайтта танышу еш була торган хәл, әмма бу шәхси тормышны җайга салу өчен һәрвакытта да имин ысул түгел. Кияү буласы кешеләр әзер төрдә эшләнгән текстларны барлык хатын-кызларга да диярлек җибәрәләр һәм, әгәр дә ышанучан берәр гүзәл зат җавап кайтарса, аның белән төгәл максат куеп аерым эш – акча “юнәтә” башлыйлар. Алдакчылар гадәттә яхшы психологлар. Алар кеше белән аралашуны җайга салу өчен кайсы “төймәгә” басарга кирәклеген әйбәт беләләр. Безнең райондагы бер авылда яшәүче хатын-кыз шундый алдакчының ятьмәсенә эләккән. “Пакистаннан чын полковник” аңа шулкадәрле мөкиббән киткән ки, хәтта килергә ниятләгән, бары тик гашыйк ир-атның юлында һәрчак мәшәкатьләр генә чыгып торган. Ә монда әле тагын хәрби йөк тә алып килергә, багаж өчен акча түләргә кирәк булган. Хатын-кыз бернинди шикләнүләрсез “полковникка” үзенең акчасын күчергән. Төркиягә ярты миллионнан күбрәк сум счет аша киткән. Авыл кешесе районның полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

“Социаль челтәрләрдә шундый алым белән алдашулар берничә елдан бирле эшли: танышалар, ышаныч яулыйлар, аннары уйлап чыгарылган хәвеф-хәтәр белән кызгану уятырга керешәләр, һәм, ниһаять, акчаларын алдап-йолдап алалар. Фоторәсемнәрдәге хәрбиләр, диңгезчеләр булып яшеренгән бай ир-егетләр кармагына урта яшьләрдәге хатын-кызлар еш кына үзләренең тормышын үзгәртергә хисап тоту нияте белән  килеп каба, – дип аңлаталар районның полиция бүлегендә. –  Ерактагы таныш­лар белән аралашканда сак булырга кирәк. Кара-каршы очрашканчы бернинди гамәлләр дә башкарырга кирәкми һәм аңа аеруча да инде акча күчерергә ярамый. Кагыйдә буларак, мондый алдакчылар чит илдән торып эшлиләр, акчаны бер счеттан икенчесенә күчерәләр, һәм җинаятьчеләрне табу җиңелләрдән түгел”.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев