Чишмә яңартылган
Киртәле авылыннан бер чакрым чамасы ераклыкта бик күптәннән чишмә ачылган булган. Өлкән яшьтәгеләр фаразлавынча, бәлки, авылга нигез салынган вакытлардандыр.
(Тәтеш, 5 август, «Тәтеш таңнары», Ләйсән Мантова). Халык телендә аны “Смолька латко” дип атап йөрткәннәр, мордва теленнән тәрҗемә иткәндә бу “Салкын чокыр” дигәнне аңлата. Табигать чишмәсе чокырда, урманга бару юлында урнашкан. Аның чиста суын эчәр яки үзләре белән алып китәр өчен бирегә юлчылар бик еш тукталганнар. Вакытлар узу белән чишмә саеккан, кешеләр дә урманга сирәгрәк йөри башлаганнар.
Киртәледә яшәүче Иван Князьков чишмәне саклап калырга булган, игелекле ниятен Николай Видманов белән дә уртаклашкан, аның теләге күршесенең күңеленә хуш килгән. Һәм алар икәүләп эшкә тотынганнар. Төзекләндерү эшләрен башкарганнар, чишмәнең агымын һәм аның тирә-юнь территориясен чистартканнар, яңа агач бура һәм томалаулы япма урнаштырганнар.

– Юрий Жугарев зур эш башкарган, юлны тигезләгән, әйтергә кирәк, ясап куйган. Чишмәгә төшү юлы текә булган, хәзер аңа транспорт белән барырга мөмкин, – дип уртаклашты педагогика хезмәте ветераны Тамара Кузина. – Чишмәне дин әһелен чакырып, тантаналы рәвештә ачтык. Халык күп иде. Ул суны изгеләндерде. Хәзер чишмә киртәлеләрне җәлеп итү ноктасына әверелде. Ә инде авыл кунаклары һәм юлдан узып йөрүчеләр дә шулай ук чишмәнең шифалы суын эчсен, үзләре белән алсын өчен, күрсәткечләр ясап куелды. Хәзерге яңача эшләнешлесен “Салкын чишмә” дип атадылар.
фотоны Наталья Жугарева тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев