Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

COVID-19 кичергән гражданнар өчен тирәнтен диспансерлаштыру

Яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) белән авырган тәтешлеләр 2021 елның 1 июленнән мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча Татарстан ­Республикасындагы медицина учреждениеләрендә тирәнтен диспансеризация уза ала.

(Тәтеш, 8 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Буа шәһәрендә ТР ТФОМС филиалы директоры Илсур Гарипов журналистларга тирәнтен диспансерлаштыру үтү хакында сөйләде.

– Тирәнтен диспансерлаштыру узуның максаты нидән гыйбарәт?
– Тирәнтен диспансерлаштыруның төп максаты – ковидтан соң булган өзлегүләрне, аларның үсеш куркынычын ачыклау һәм, тернәкләндерүне дә кертеп, кирәкле медицина ярдәмен үз вакытында күрсәтү.

– Тирәнтен диспансерлаштыруны кем уза ала һәм ­нинди вакыт аралыгында?
– Яңа коронавирус инфекциясе белән авырган 18 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк гражданнар. Тирәнтен диспансерлаштыруны үткәрү датасы сырхауханә тарафыннан билгеләнә. Аны савыккач ике айдан соң узарга була, тик шуннан да иртәрәк түгел.

– Тирәнтен диспансерлаштыруны кайда узарга була?
– Тирәнтен диспансерлаштыруны узу өчен граждан үзе беркетелгән сырхауханәгә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

– Тирәнтен диспансерлаштыру нәрсәне үз эченә ала һәм ул гадәти диспансерлаштырудан ничек аерыла?
– Тирәнтен диспансерлаштыру ике этаптан тора.
Беренче этапта: канның кислород (сатурация) белән туенуын үлчәү; 6 минутлык йөрешле тест; спирометрия яки спирография уздыру; канның гомуми (клиник) киңәйтелгән анализы; канның биохимик анализы; яңа коронавирус инфекциясен уртача яки аннан да күбрәк авырлыкта кичергән гражданнар өчен кандагы Д-димер микъдарын билгеләү; күкрәк читлеге органнарының рентгенографиясен үткәрү; табиб-терапевт тарафыннан кабул итү (карау) каралган.
Хроник йогышлы булмаган авыруларның таралу һәм арту куркынычы күзәтелгән очракта, ­шулай ук диагнозны ачыклау максатыннан, өстәмә тикшерүләр уздыру һәм табиб-белгечләр кабул итсен өчен ­граждан икенче этапка җибәрелә.
Диспансерлаштыруның икенче этабы түбәндәге­ләрдән тора: эхокардиография;    үпкәләрне компьютер томографиясенә төшерү; аяктагы кан тамырларын дуплекс сканерлау.
Әлеге тикшеренүләр беренче этаптагы анализларда үзгәрешләр булганда гына уздырыла.

– Әгәр гражданин быел диспансерлаштыруны узган булса, тирәнтен диспансерлаштыруга бара аламы?
Тирәнтен диспансерлаштыру коронавирус инфекциясен кичергән һәркем өчен мәҗбүри. Гражданның тирәнтен диспансерлаштырудагы тикшерүнең өстәмә ысулларын үтәргә тулы хокукы бар.
Әгәр бу хакта хәбәр килеп ирешмәсә яки сырхауханәдә диспансерлаштыру уздырудан баш тартсалар, шулай ук тикшерүләрнең барысын да билгеләмәүләре ачыкланса полиста күрсәтелгән номер буенча кайнар линиягә яки ММИ территориаль фондына (контакт-үзәкнең телефон номеры 8 800 200 51 51) шалтыратырга кирәк. Медицина оешмасының җитәкчесенә яки аның урынбасарына язылу һәм бару мөмкинлеге каралган.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев