Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дару яки акчамы – кайсын сайларга?

Федераль ­ташламаларга ия булучыларга 2023 елга социаль хезмәтләрне сайлау өчен бер атнадан артык вакыт калды: аны табигый рәвештә яки акчалата алуны билгеләү зарур. Моны 2022 елның 1 октябренә кадәр хәл итәргә кирәк.

– Дару тәэминаты буенча социаль хезмәтләрне кире кагуны рәсмиләштерер алдыннан, башта дәвалаучы табибыгыз белән киңәшләшегез. Ташламалардан файдаланучылар бушлай бирелә торган кыйммәтле препаратлардан баш тартып, моны куллану мөмкинлегеннән мәхрүм калалар, һәм, зарурилык булган очракта, даруларны үз хисапларына алырга мәҗбүр булалар, – ди Тәтеш үзәк район хастаханәсе баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Альбина Фазлыева.   


Белгеч әйтүенчә, ташламалы дарулар белән тәэмин итүгә хокуклы сырхаулар, акчалата компенсация файдасына социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартып, кагыйдә буларак, моның нәтиҗәләре хакында уйламыйлар. Ул вакытта, кешенең үз-үзен хис  итүе аңа артык борчулар китермәгәндә, хроник чирләре көчәймәгәндә һәм үзен сиздермәгәндә, ул табигый ташламаларны җиңел генә акчалата пособиегә алыштыру ягын сайлый. Ләкин сәламәтлек торышы теләсә кайсы вакытта кискен генә начарланып китәргә, чир – озак дәвалануны һәм кыйммәтле күп дарулар сатып алуны таләп итү белән шактый вакытка сузылырга мөмкин. Мондый авырлык­лар гаилә бюджеты өчен хәлдән килмәслек тә була ала. 


– Табигый ташламалар урынына тәкъдим ителә торган финанс компенсациясе күпчелек очракта пациентларның дару белән дәвалануның чынбарлыктагы чыгымнарына тәңгәл килми, – ди Альбина Марат кызы. – Моның белән беррәттән ташламалы дару белән тәэмин итү программасына тиз арада кире кайту гамәле законда каралмаган. Шунысын да билгеләп үтәм, 2023 елда түләүсез дару ярдәме алу буенча социаль хезмәтләр җыелмасын тәкъдим итүне яңарту турындагы социаль пакет алу өчен пенсия фондына гаризаны агымдагы елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев