Дарулар китерү ниятләнелә, дип җавап бирделәр
“ВКонтакте” социаль челтәрендәге безнең басма төркемендә берәү Тәтеш даруханәләрендә кайбер даруларның җитмәве турындагы проблеманы яктыртуыбызны үтенде.
(Тәтеш, 5 декабрь, “Тәтеш таңнары”). “Авангард” гәҗите хәбәрчеләре шәһәр үзәгендәге даруханәләрдә булдылар һәм коронавирус, пневмонияне дәвалый торган даруларның сатуда бармы икәнлегенә фармацевтлар арасында сораштыру уздырдылар. Шулай итеп, иң күп билгеләнә торган препаратларның берсе даруханәләрдә булмавы ачыкланды.
“Бүген сорадык инде”, – дип уртаклаштылар безнең белән ике даруханәдәге фармацевтлар. Дөрес, алардагы һәр хезмәткәр якын араларда дарулар китерелергә ниятләнүен һәм алар белән әлегә өзеклекләр булмавын әйттеләр. Вируска каршы препаратларга шулай ук сорау зур, без рейд ясаган көнне аларны шәһәр үзәгендәге ике даруханәдән сатып алырга мөмкин булды. Шәхси саклану әйберләре бер искәрмәләрсез барлык нокталарда да сатуда бар. Бер тапкыр кулланыла торган битлекләрнең бәясе 14тән 20 сумга кадәр, перчаткалар – 18дән 57 сумга кадәр. Шулай да, даруханәләрнең берсендәге хезмәткәр белдергәнчә, перчатканы яз айларына караганда, шактый сирәк сатып алалар икән.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев