Десант булу бәхете насыйп иткән
Тәтештә Россия Федерациясенең Һава десанты гаскәрләре көненә багышланган “Рухи яктан көчлеләр” дигән митинг булды.
(Тәтеш, 7 август, "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова (автор фотосы)). Тәтештә Россия Федерациясенең Һава десанты гаскәрләре көненә багышланган “Рухи яктан көчлеләр” дигән митинг булды.
Бәйрәмгә тәтешлеләр матур гадәт буенча Дан Монументы янына килә, быел да ул һәрвакыттагыча дәвам итте. Тирә-юньдәге мәйданга “зәңгәр беретлар”ның батырлыгына багышланган җырлар яңгырады, алар тантанага ватанпәрвәрлек рухы өстәде.
Ватан алдындагы изге бурычын үтәгән, запастагы десантчылар кул бирешеп күрештеләр, бер-берләрен кочаклап очраштылар һәм армия хезмәтенең кызыклы күренешләре турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Җыелучылар арасында тантана сәбәпчеләренең туганнары да шактый иде, шул исәптән, десантчылар булып киенгән балалар да.
Ир-егетләр районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин әмерен үтәп, хәрбиләрчә төгәллек белән тигез озын сафка тезелеп басты. “Канатлы пехотада” хезмәт иткән район башлыгы Рәмис Сафиуллов тәтешле-десантчыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте: “Сугышчы-десантчы фидакарьлек һәм Ватанга тугры хезмәт итү үрнәге булды һәм булачак. Һава десанты гаскәрләре командующие Василий Маргелов әйткәнчә: “Аякка басалмасаң – тезләнеп көрәш, баралмасаң – яткан килеш һөҗүмгә бар”. Сезгә максатларга ирешүдә шундый ук үҗәт булып калуыгызны телим, үзегез һәм якыннарыгыз сәламәт булсын”.
Рәмис Хатыйп улы актив патриотик эшләре, Һава десанты гаскәрләре оешкан көнне билгеләп үтү уңаеннан тәтешле Алексей Ананьевка, Рәхимҗан Булатовка һәм Эльбрус Гафуровка Россия десантчылары Берлеге медале тапшырды.
Бер минут тынлыктан соң, үзләренең Туган ил алдындагы бурычын гомерен дә кызганмый үтәүчеләр истәлегенә Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.
Сергей Губернаторов армиядән алты ел элек кайткан. “Миңа Ульянда, икенче дәрәҗәдәге Кутузов орденының 31нче аерым десант-штурм гвардиясе бригадасында хезмәт итү бәхете насыйп булды, – дип уртаклашты яшь ир-егет. – Минем белән бергә армиягә Владимир Кириллов, Павел Сорокин, Александр Карпов чакырылды. Хәрби хезмәт мине җаваплы булырга өйрәтте, холкымны ныгытты. Данлы гаскәрләрдә алган сабак бүгенге тормышымда да миңа ярдәм итә”.
Әләмнәр куелган машиналар тигез рәвештә акыртып, шәһәр урамнары буйлап уздылар һәм Урюмдагы “Карлыгач” балалар сәламәтләндерү лагеренә юл тоттылар. Тәтеш десантчылары үзләренең бәйрәм көнендә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларга да бәйрәм оештыралар. Лагерьдә тәрбияләнүчеләр Тәтеш районы десантчыларыннан кабул ителгән истәлекле бүләкләр өчен рәхмәт сүзләрен иҗади номерлар аша җиткерделәр һәм ихластан сөенеп елмайдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев